Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат

Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә.

Бүген — 8 декабрьдә, озак вакыт авырудан соң, филология фәннәре докторы, профессор Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин вафат.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында дөньяга килә.

Үзенең гомерен ул татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә татар драматургиясен өйрәнүгә багышлый. Ф. Бурнаш турында монография, Г. Камал, Г. Коләхметов, К. Тинчурин, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт драматургиясен тикшерүгә багышланган күләмле мәкаләләр тәнкыйтче-галим иҗатының мөһим өлешен тәшкил итә.

А. Г. Әхмәдуллин, 1974 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы буларак, Татарстан Язучылар берлегенең җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив катнашып килде.

Азат Әхмәдуллин, шулай ук, әдәбиятыбыз үсешенә хезмәт иткән күпсанлы шәкертләрнең остазы буларак та хөрмәткә лаек шәхес.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина