Хәзерге заман татар әдәбиятының иң мөһим каләмнәренең берсе булган, СССР вакытында күп санлы әдәби бүләкләр иясе, язучы А.Гыйләҗев (1928–2002) әсәрләренең бүгенге көнгә кадәр берничәсенең генә төрек теленә тәрҗемә ителүе бу бөек язучының төрек укучысы тарафыннан танылуын кичектерде һәм һаман да кичектерә бирә. Төрекчә тәрҗемәдә чыккан «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән…», «Яра» повестьлары күптән инде сатуда юк. Төркиядәге бик күп укучының авторның әлеге китапларының берсен дә табып укый алмаганын шикләнмичә әйтә алам. Ә үткән айларда А.Гыйләҗевнең «Тәк» («Берәү») исемле әсәре «Һәҗә» нәшриятында дөнья күрде. Шунысы сөендерә: Гыйләҗевнең әсәрләрен бастыру эше зур нәшриятка күчкән. Бу күренеш әдипнең булачак яңа тәрҗемә әсәрләре өчен күңелләрдә өмет уята.
Шунысы да хакыйкать: Гыйләҗев әсәрләрнең илебездә басылып чыгуы фәкать тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның хезмәте генә. А.Гыйләҗевнең төрек телендәге барлык повестьлары, хикәя-язмалары Ф.Кутлу тәрҗемәсендә дөнья күргән. Аны үзен бу эшкә багышлаган дип әйтә алабыз. Ярый әле, мондый юлга баскан! Ник дигәндә, дөнья әдәбиятының гигант әдипләреннән бер дә калышмый торган бу бөек әдипне таныту – төрек әдәбиятына булган олы бүләк.
Төрмә мәктәбендә
СССР да туган язучылар арасында төрмәгә юлы төшмәгән яки дәүләт-партиянең кысрыклавына дучар булмаган ничә әдип булды икән? Әнә А.Солженицынның язганнары, М.Горькийның күргәннәре, М.Булгаковның әсәрләренең язмышы барыбызга да мәгълүм. А.Гыйләҗев тә – шундыйларның берсе. Ф.Кутлуның кереш сүзендә әйтүенә караганда, А.Гыйләҗевнең гомеренең авыр елларын тасвирлаган автобиографик романы «Йәгез, бер дога!» әсәрендә шундый юллар бар: «Акылны төрмә кебек баета торган мәктәп юк». Автор «Берәү» исемле бай эчтәлекле повестен Сталин лагерьларында алты ел чамасы утырып чыкканнан соң яза. А.Гыйләҗевнең әлеге сүзләрен укыгач, әлбәттә, шундук исемә төрек язучысы Кәмал Таһир (1910–1973) һәм Достоевскийның төрмәдән чыкканнан соң язган әсәрләре төште. Дөрес, күпме язучының төрмәдән соң иҗат көче югары кимәлдә була. Әйе, төрмә ул язучының күңел тирәнлегендә яшерелгән гәүһәрләрне казып чыгара. Ә язучыдан нәрсәләрне алып киткәнен автор әсәрләрендәге юлларда эзлибез.
«Өмет белән яшибез»
«Берәү» – Аяз Гыйләҗевнең моңа кадәр төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре арасында иң күләмлесе булуы белән беррәттән, сыйфаты ягыннан да бөек әсәр. Повесть баш каһарман Исхакның Күктау авылындагы әнисе Маһибәдәр апаның йорты яну белән башлана. Кечкенә Исхакның Күктау авылындагы тормышы – мәктәптә уку дәвере, Алманиянең Россиягә һөҗүм ясавы, сугыш еллары, сугыштан соңгы вакытлар, Исхак белән Саниянең мәхәббәте, Саниянең аянычлы язмышы, Исхакның шәһәр җирендә эшләве, туган авылы белән элемтәсенең өзелүе һәм аның сәбәпләре, ачлык, хәерчелек, нужалар… Болар барысы да повестьның төп темаларын һәм бүлекләрен тәшкил итә.
Повестьта ике төп тема турында сүз әйтә алабыз. Берсе – А.Гыйләҗев әсәрләренең күпчелегендә киң урын алган мәхәббәт һәм ул чор язучыларына тәэсир итми калмаган Икенче бөтен- дөнья сугышы. Әсәрдә колхоз тормышы, дәүләтнең халыкка эзлекле басымы, хәерчелек, мәхәббәт үрелеп бирелә. Төп тема – мәхәббәт дип укыганда, кинәт сугышның дәһшәтле йөзе дә күрсәтелә. А.Гыйләҗев моны чагыштырмача йомшак рәвештә укучыга җиткерә. А.Солженицын яки Ч.Айтматовта сугышның рәхимсезлеге тагы да конкрет тасвирланганда, А.Гыйләҗевтә бу чама белән бирелә. Ләкин авторның тасвирлау сәләте укучыны сугышның барлык авырлыгы төшкән хәерче авылга илтеп ташлый. Шунысы да бар: игътибарсыз укучы А.Гыйләҗев СССРны, коммунистик режимны мактый дип уйларга мөмкин. Чынлыкта автор эзоп телендә режимны ул вакыт өчен мөмкин булган кадәр катгый итеп тән- кыйтьли. Автор турыдан-туры коммунистик идеяләрне түгел, ә тормышны һәм колхоз җитәкчелеген шундый итеп тасвирлый ки, укучы начар тормышта яшәүнең сәбәпчеләре кемнәр икәнлеген бик яхшы абайлый:
«Хезмәт көненә берәр йөз грамм арыш эләкмәсме дип өметләнгән идек, булмас, ахры… Чәчелгән җир аз, налоглар күп. Шайтан таягы үскән җир өчен дә чиста ашлык тапшырырга кирәк».
«Ничек яшисез соң?»
«Өмет белән, Хөсәен, өмет яшәтә!..»
А.Гыйләҗевнең гаиләсе һәм үзе партия һәм дәүләтнең аяусыз басымына дучар булганга күрә, аңа әсәрләрендә бу хәлне тасвирлау авыр булмаган дип әйтә алабыз. Чөнки аның бабасы Сәхабетдин, бертуганнары белән әтисе Гыйләҗетдин Төркиягә һиҗрәт кылганда, «Мин хәрби хезмәтемне Чечняда үтәдем. Чит җирдә яшәүнең нәрсә икәнен бик яхшы беләм», – дип, авылында кала һәм, 1930 елларда Сәхабетдин, Сталин режимы корбаны булып, Алабуга төрмәсендә юк ителә.
Гел авылга кайту
Аның каһарманнары авылдан. Шәһәрдә яхшы гына тормыш итүенә карамастан, ниндидер бер сәбәп табып, мәсәлән, Исхак, Нурулла һәм Хөсәен кебек авылга кире кайталар. Авылга кайта һәм, ни кызганыч, татар халкына хак күрелгән рәвештә тагын дәүләт өчен, колхоз өчен үзен аямыйча эшли һәм, хезмәте бәяләнмичә, кадер-хөрмәт күрмичә, дөньядан китеп бара. «Менә Исхак институтны тәмамлар. Кулына диплом алыр! Диплом! Алыр да тагын шул ук радиосыз, электрсыз, караңгы Күктау авылына кайтып китәр. Тырнак төпләре канаганчы, чигә чәчләре бәсәргәнче, шайтан таяклары белән сугышыр. Икмәк үстерер. Аны Чаллыга илтеп тапшырыр…»
Милли һәм уңышлы повесть
«Берәү» интернациональ әсәр түгел, ул – милли әсәр. Минемчә, аның уңышлы булуының бер сәбәбе дә миллилегендә. Аяз Гыйләҗев миллилектән мәхрүм, халыкара «кыйммәтләр» белән сугарылган, Аурупага йөз тоткан язучылар шикелле язмый. Әсәрне укыганда, кайчак уртак, гомуми темаларга юлыксак та, аның миллилеге безне Татарстанның Күктау авылына алып бара. А.Гыйләҗевнең иң уңышлы якларының берсе – ул әсәрләрендә телне, сүзләрне, фольклор элементларын куллану ягыннан башка язучылардан аерылып тора. Моңа Ф.Кутлуның җентекләп, түкми-чәчми генә тәрҗемә итәргә тырышуы да кушылгач, А.Гыйләҗевнең нинди зур язучы икәнлеген аңлыйсың.
Ч.Айтматовның нинди зур язучы икәнен танып, яратып укыйбыз икән, А.Гыйләҗевне дә шулай укырга кирәк. Әлбәттә, иң элек калган әсәрләренең тәрҗемә ителүе һәм тагы да яхшы агитация белән илебездә аларның күпләп сатылуы кирәк. Мин үзем Ч.Айтматов белән бер елда туган А.Гыйләҗевне аннан бер дә ким түгел дип уйлыйм. Берсе дөньякүләм билгеле бер язучы була торып, нигә А.Гыйләҗев артык беленми ул?
Язмамны төгәлләгәндә, шуны өстисем килә: А.Гыйләҗевнең шушы бер әсәренең илебездә беренче мәртәбә зур нәшриятта басылып чыгуы куандыра. Моның белән «Һәҗә» нәшриятын тәбрик итәргә кирәк.
Мәһмәт Акиф ӨЗТҮРК.
Төркия.
Төрекчәдән Фатиһ Кутлу тәрҗемәсе.
“Казан Утлары” журналы 2024-11 сан/174-176 битләр