
25 апрель көнне Тукайның кече Ватаны – Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музеенда сөекле шагыйребезнең 139 еллыгы уңаеннан бер төркем каләм әһелләре – язучылар, шагыйрьләр, Габдулла Тукай премиясе кандидатлары, әдәбият сөючеләр, район җитәкчелеге, мәктәп укучылары катнашында бәйрәм чарасы үткәрелде.
Бәйрәмгә Казанның мәшһүр театр училищесы студентлары да кайткан иде, алар бәйрәм кунакларына “Тукай белән бер дулкында” театраль тамаша күрсәттеләр. Җыр-моң, Тукай шигырьләре дә тынмады мәйданда, Язучылар берлеге рәисе, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров кебек олпат шәхесләребезнең чыгышлары Тукайга мәдхия булып яңгырады. Арча педагогика көллияте студентлары, җирле үзешчәннәр башкарган җырлар күңелләрдәге Тукай рухын көчәйтте.
Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, кунаклар музейның икенче катында ачылган “Җиңү хакына” исемле күргәзмә тантанасында да катнаштылар. Күргәзмәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Әфганстан, Чечня сугышы һәм илебездә барган махус хәрби операция каһарманнарына багышланган экспонатлар урын алган.
Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә кайткан кунаклар Тукайның туган авылы Кушлавычка барып, әтисенең каберенә чәчәкләр салдылар, бюсты каршында Тукай шигырьләрен укыдылар.
Яңа комментарий өстәргә