Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арчада шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу булды

Республикабызда Шигьрият көннәре төрле яссылыкта билгеләп үтелә.

Балаларга туган телебезнең, китапның кадерен, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен тагын да ныграк төшендерү өчен, Арча районы Шушмабаш авылы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре дә шул уңайдан якташ шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу уздырдылар.

“Тезим әле Шигырь-гәрәбәмне” дип исемләнгән Шигырь кичәсен китапханәче Чулпан Зарипова, мәдәният йорты директоры Динар Бариев, сәнгать җитәкчесе Эльвира Бариева бергәләп оештырды.

Кичәгә шигърият сөюче һәм үзләре дә шигырьләр иҗат итүче мөхтәрәм кунаклар: Казанда яшәүче Шушмабаш егете Зөфәр Бохаров, авылдашлар Кәүсәрия, Гөлсинә, Әлфия апалар да чакырылган иде.

Кичәдә балалар укуында Сания Әхмәтҗанованың шигырьләре, өлкәннәр башкаруында популяр җырлары яңгырады, укучылар шагыйрә апалары белән якыннан да аралашты. Очрашу һәркемдә бик җылы тәэсир калдырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов