Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган нигездә игелекле бәйрәм

22 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә татар шагыйре, танылган җыр текстлары авторы,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың «Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Тантаналы чараны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул Сания Әхмәтҗанованың һәр яктан арчалыларның горурлыгы булуын билгеләп үтте, иҗатында һәм шәхси тормышында уңышлар теләде.

Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова Сания Әхмәтҗанова шәхесенең педагогика көллияте студентларына һәрчак үрнәк итеп куелуын, аның туры, әмма гадел сүзле, шул ук вакытта гади һәм тыйнак булуын билгеләп үтте. “Иҗатыгызда тормышта булган вакыйгалар урын ала, шуңа күрә сез халыкка якын», – диде ул.Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов үзенең чыгышында Арча турында иң күп шигырьләр иҗат итүче шагыйрьнең Сания Юныс кызы булуын билгеләп узды. «Көн үзәгендә нинди вакыйга калка, ул шул хакта тиз арада төгәл итеп язып та куя. Узган тарихыбыз сәхифәләрен, шәхесләребез тормышын да җентекләп, өйрәнә, шулар нигезендә милли әһәмияткә ия әсәрләр иҗат итә. Болар барысы да булдыклы Арча кызы Саниянең үткен каләменә генә хас сыйфатлар», – диде ул.

Чараны Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Тамырлары Курса Почмактан булган шагыйрәнең иҗат бәйрәмендә якташлары, авылдашлары һәм иҗат сөючеләр катнашты.

Юбилярны Курса Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова, авыл китапханәсе мөдире Вәсилә Мотыйгуллина, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиева котладылар. Курса Почмактан «Чишмә» вокаль ансамбле Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән «Күңел таҗым – Курса Почмагым» җырын башкарды.

Сания Юныс кызын Арча педагогия көллиятендә укыган төркемдәшләре, Казан арты төбәгенең җиде районыннан һәвәскәр каләм әһелләре тупланган «Ызандашлар» төркеме һәм Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары да котлады.Чара Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

«Тиздән Татарстан китап нәшриятында «Күчеш дәвере» дигән яңа китабым чыгачак», – дип шатлыгын уртаклашты шагыйрә.

Сания ханым Арча үзәк китапханәсенә китапларын, аудио дискларын да бүләк итте. Бәйрәмдә катнашучылар да, аның китапларын символик бәядән сатып алып, изге Рамазан аенда хәйрия чарасында катнашу мөмкинлегенә ия булды. Алдан игълан ителгәнчә, шагыйрә китаплар сатудан кергән акчаны Арча районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен калдырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина