Арча шәһәрендә язучы, прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ заманның иң кискен вакыйгаларын сурәтләгән “ТОМАН ТОЗАГЫНДА” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Үзәк китапханәдә уздырылган бу чарада төбәкнең каләм тирбәтүчеләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре, районның хәрби оешма вәкилләре катнашты.
Чараны районның хакимият башлыгы урынбасары Рәзилә Габделнур кызы Шәймарданова ачып җибәрде. Ул авторга үзенең җылы хисләрен һәм китап хакындагы үтемле фикерләрен ирештерде.
Китапны тәкъдим итү кичәсенә автор белән аның иҗатташ дуслары, остазы, каләмдәшләре дә кайткан иде. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУ профессоры, язучы Хатыйп Миңнегулов; язучы, драматург Хәбир Ибраһим; язучы, шагыйрь, мөхәррир Галимҗан Гыйльманов һәрберсе дә авторга ихлас котлауларын белдерде. Алар китапның мөһимлеген, яратып укылуын, андагы вакыйгаларның укучыга тәэсирен, камил эшләнешен, геройларның батырлык кылулары белән беррәттән кеше булып калуларын җылы итеп сөйләделәр.
Биредә шулай ук Татарстан китап нәшриятының директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина, мөхәррир Рәмзия Шакирова да катнашты. Алар авторга китапның әһәмияте, тарту көче хакында җылы сүзләрен ирештерделәр. Китапның укучыга тәэсире, үзенчәлеге хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Чистай шәһәреннән килгән Татарстанның атказанган укытучысы, милли мәгариф әйдаманы, Гаяз Исхакый музее җитәкчесе булып эшлэгэн Лилия Фәсхетдинова да бу әсәргә битараф кала алмаган. Ул повестьны методик яктан өйрәнеп, әсәргә дәрес планы һәм эшкәртмәсе төзегән. “Томан тозагында” повестен һәр мәктәп укытучысы, укучысы белергә тиеш” дип сөйләде ул, әсәрнең әһәмиятен ассызыклап.
Арча педагогия училищесында Рәҗәп Бәдретдингә белем биргән укытучылар да чарага яратып килгән иде. Алар авторның иҗади табышына соклануларын белдерделәр. Китап авторының АПУ да укыган вакытларында ук әдәбият белән мавыгуын, үҗәтлеген, уку йортының лидеры булуын искә алдылар. Әлифба музее мөдире Дамир Таҗиев әсәрне тел-стиль ягынан бәяләп, авторның үзенчәлекле, сыгылмалы, йөгерек әдәби теленә тукталды.Казанбаш мәктәбе директоры Ришат Камалов барлык китап укучылар исеменнән авторга рәхмәтен җиткерде.
Китапханә хезмәткәрләре әсәрдән өзекләр укыдылар. Кичә эчтәлегенә туры килә торган матур җырлар башкардылар. Арчалыларга Хәбир Ибраһим да музыкаль сәламнәрен ирештерде.
Китап тәкъдим итү кичәсеннән һәркем канәгать калып, Рәҗәп Бәдретдиннең култамгалы китапларын кулларына тотып таралышты.






Яңа комментарий өстәргә