Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында  ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

15 нче апрель көнне Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Камаева Алия Габделфәртовна, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал ,ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов,“Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сабиров Альберт Загир улы, “Мәгариф” журналы редактор урынбасары Лотфуллина Фәния Альбертовна, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинатовна, Г.Тукай әдәби музее өлкән хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагизовна,“Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина