Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арчада Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды

Арча районында милләтебезнең йөзек кашы Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды… Район Мәдәният йорты мәйданчыгында интерактив зоналар эшләде, аларда бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты күрсәтелде.

Г. Тукайның балачагы, Җаектагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган, Казандагы «Шәрык» клубында иҗат иткән чорын театраль күренешләр аша карарга мөмкин булды. «Печән Базары» да шул чор мөхитен тудырып эшләнгән.

Г.Тукай әкиятләре геройлары Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасыннан торган фотозоналар эшләде, теләгән һәркем фотога төшә алды. Шигърият бәйрәмендә Казаннан килгән бер төркем каләм ияләре Илсөяр Иксанова, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Фирүзә Җамалетдинова, Гәүһәр Хәсәнова, Хәбир Ибраһим, Рифат Сәлах, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге әгъзасы, юридик хокук бүлеге директоры, шагыйрь Илгар Төркоглы катнашты.

Сәхнәдә бәйрәм концерты узды. Г.Тукай әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары, шулай ук районның яшь иҗатчылары да чыгыш ясады. Арчаның 5нче номерлы балалар бакчасы Г.Тукайның нәниләр өчен иҗат ителгән әсәрләрен күрсәтте.

Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чара ахырында бер төркем язучылар Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.

Шигырь бәйрәменнән соң  кунаклар Яңа Кырлайдагы Тукай музеена юл алдылар. Анда экскурсияләр, укучылар, авыл халкы белән очрашу узды. Очрашуларның ахыргы ноктасы бөек шагыйребезнең туган авылы Кушлавычта булды. Тукаевларның музей-йорты белән танышып чыккач язучылар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева