Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча шәһәрендә Әдәби Сабан туе узды

Бүген Арчаның Үзәк стадионында беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды. Бәйрәм #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы белән һәм чараның байрагын күтәрүдән башланып китте.
Сабан туеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист бүген Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтте.

Әдәби Сабан туеның абсолют батырын зур мәйданда язучылардан торган жюри билгеләде.

Җиңүчене Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте. Беренче урынны Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова алды.

Тумышы белән Кама Тамагыннан булган Нурзанә Хөсәенова икенче урынны, өченчесен Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды.

Әдәби көрәшнең финалында катнашучыларга үзләренең туган якларындагы күренекле шагыйрь һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында өч минут эчендә сөйләргә кирәк булды.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева