Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар бүләкләнде

23 ноябрь көнне Арча районы Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 97 ел тулу уңаеннан «Илһам алам күңел чишмәсеннән» исемле кичә, дөресрәге, әдипнең туган көне уңаеннан аның исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Чара Язучылар аллеясендәге Гариф Ахуновның һәйкәл-бюстына чәчәкләр салу белән башланып китте.

Г.Ахунов исемендәге премия Арча муниципаль районы тарафыннан 2009 елда гамәлгә куелган иде. Премия 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге, Г.Ахуновның күркәм эшләрен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, аларның иҗатларына ярдәм итү максатыннан, быел 12 нче тапкыр уздырыла.

Кунакларны һәм кичәдә катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Шамил кызы Вафина сәламләде. Чарада Казаннан да кунаклар да катнашты. Алар: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт, Гариф Ахуновның кызы, М. Горький һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г.Ахунов исемендәге әдәби берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова, әлеге берләшмә әгъзасы, шагыйрә, музыкант Камилә Латыйпова һәм Россия кинематографлар берлеге әгъзасы Андрей Абдракипов.

«Бүген Арча районының Әдәбият һәм сәнгать, `язучы белем алган Казанбаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музейларында Г.Ахуновка багышланган экспозицияләр бар. Киләчәктә олуг әдип хөрмәтенә махсус музей-йорт булдырылса, бу нур өстенә нур булыр иде», – диде Рәмис Аймәт үз чыгышында. Рәмис Аймәт шулай ук әдип хакындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды.

Әтисенең исемен мәңгеләштерүдә, аның якты истәлеген халыкка җиткерүдә зур өлеш керткән Наилә Ахунова һәрвакыт Арча районының көтеп алынган кунагы. «Арча төбәге минем өчен шуның кадәр дә якын һәм үз. Мин бирегә туган ягыма кайткандай кайтам», – диде Наилә ханым. Ул китапханәгә үзенең һәм ире, танылган балалар шагыйре, тәрҗемәче Борис Вайнерның яңа китапларын бүләк итте.

Кунаклар Г.Ахунов исемендәге конкурсның шигърият, проза һәм публицистика номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Соңыннан кунаклар районның Әдәбият һәм сәнгать музее белән таныштылар. Анда Арча районында туып-үскән мәдәният әһелләренә зур урын бирелгән. Бу үзе үк арчалыларның үз якташ язучыларына нинди зур ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүләре турында сөйли. Ә инде Г.Ахуновка багышланган экспозициядәге экспонатларның тарихы турында музей хезмәткәрләре белән берлектә язучының кызы авызыннан да ишетү гаҗәп дәрәҗәдә гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та булды.

Кунакларны Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы Илфар Илдар улы Әюпов озатып йөрде.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр