Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды

Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил КасыймСания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.

Кәче урта мәктәбендә Рәфикъ Юныс истәлегенә багышланган «Яшәү дәвам итә» исемле чара узды. Исән булса, 1 мартта Рәфикъ Юныска 80 яшь тулган булыр иде. Язучылар Рәфикъ Юныс белән бәйле җылы хатирәләрен уртаклашты, җанлы очрашу укучыларның җыр-биюләре, Рәфикъ Юныс шигырьләре белән үрелеп барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр