Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча кызы Сания Гәрәбәне туган ягында хөрмәтләделәр

Арчаның 11 нче “Күбәләк” балалар бакчасында якташ шагыйрә, ветеран укытучы Сания Әхмәтҗанова белән очрашу булды. Музыкаль-әдәби кичә Татарстан Язучылар берлегенең мәгариф учреждениеләрендә очрашулар циклы уңаеннан, “Укытучылар һәм остазлар елы”на, шулай ук Шигьрият бәйрәме алдыннан якташ каләм әһелләре иҗатын барлау, танытуга багышланды.

Сания Әхмәтҗанова, үзе дә элекке мәгариф хезмәткәре буларак, Зөбәерова Айгөл Фаил кызы җитәкләгән педагоглар коллективының эше белән җентекле танышты. Методист, өлкән тәрбияче Абдуллина Дилә Вансит кызы белән берлектә шагыйрә балалар бакчасының туган як һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, спорт, музыка, табигать, иҗат һ.б. юнәлешләрдә белем һәм тәрбия бирә торган махсус җиһазландырылган бүлмәләрдә булды, төркемнәргә кереп, балалар белән якыннан аралашты.

Аннан соң Арчаның бер төркем балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләр, балалар катнашында “Арча кызы – Гәрәбә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Үз туган ягында хөрмәткә ия булуны иң зур бәя дип санаган шагыйрә, бу юлы да хис-кичерешләрен яшермәде: һәр чыгышны ихлас яратып карады, бәйрәмне тамаша кылучы гына түгел, катнашучы буларак та балалар күңелен күрде. Чарага килгән педагоглар фикеренчә, Сания Әхмәтҗанова талантлы шагыйрә булу өстенә, үзенең нәниләр белән уртак тел таба белү, чараны оештыручы якташларына рухи теләктәшлек итү осталыгын да күрсәтте. Алар очрашуда якташ шагыйрәләре турында бай өстәмә мәгълүмат алуларын, аның иҗатын яңа яктан ачуларын әйттеләр.

Бәйрәмдә Арча мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча методисты Иманаева Алинә Радик кызы катнашты. Ул укытучы-шагыйрә Сания Әхмәтҗановага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Хат эчтәлегеннән аңлашылганча, арчалылар үзе йөрткән Гәрәбә тәхәллүсенә бар яктан туры килгән шагыйрәләре Сания Әхмәтҗанованың зәвыклы, бай иҗади эшчәнлеге белән горурлана, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклауга һәм халкыбызга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре белән горурлана.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева