Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алмаз Хәмзин үзенең «Биш татар» китабын тәкъдим итте

«Китап-club» ресторанында юмор остасты Алмаз Хәмзинның «Биш татар» китабының презентациясе узды. Китап Татарстан китап нәшриятында 1100 данә тираж белән бастырылган.

Әлеге китап «Биш татар» исемле юмор-сатира төркеменең осталары турында. Чарада автор Алмаз Хәмзин кунакларны китапның эчтәлеге белән таныштырды.

«Шатлыгым эчемә сыймый. Китапны үзеңнең балаң кебек кабул итәсең. Китап «Биш татар» дип атала, чөнки халык артистларыннан гына торган төркемем бар иде. Бу һәр татарга таныш, бөек исемнәр – Равил Шәрәфиев, Рәшит Шамкаев, Рәшит Сабиров, Халим Җәләлов. Бишенчесе – ул төркемнең җитәкчесе – мин. Әлеге шәхесләрне өйрәнеп, аларның ниләр кичергәнен, сәхнәгә чыгуларын, танылуларын яздым. Китапта психология күп. Аны повесть жанрына туры китерергә тырыштым», – дип сөйләде ул.

«Биш татар» китабының эчтәлеге кинаяле тамашадан һәм дүрт бәяннән тора: «Шәрәфи – «хи-хи» түгел», «Ниһаять», «Шамкай», «Бердәнбер», «Рәхмәт сиңа, музфак».

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр