Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алмаз Хәмзин үзенә 75 яшь тулу уңаеннан каләмдәшләре өчен берүзе концерт куйды

Алмаз Хәмзин үзенә 75 яшь тулу уңаеннан каләмдәшләре өчен берүзе сәгать ярымлык концерт куйды. Язучы һәм артист Алмаз Хәмзинның иҗат кичәсе Язучылар берлегенең Тукай клубында тулы зал белән узды.

«Алмаз Хәмзин язучы гына түгел, җырлый да, бии дә, баянда да уйный. Аның бик күп һөнәрләре бар. Ул тапкыр кеше һәм әйбәт кеше. Без яшьтән үк таныш, урамнарда ул баянда уйнап, минем җырлап йөргән чаклар да булды. Мин аны һич тә язучы булып китәр дип уйламаган идем», – диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ул Берлек исеменнән Алмаз Хәмзинга котлау хаты һәм шәмаил бүләк итте.

«Тормыш үз җае белән барган кебек концерт та үз җае белән барыр әле шулай. Нәрсә теләдем – шуны эшләдем һәм шул халыкка кирәк булып чыкты. Бернинди җәфа күрмәдем, эш эзләп йөрмәдем, эшләгәнем халыкка кирәк булып чыкты», – дип башлады кичәне Алмаз Хәмзин.

Ул сәгать ярым дәвамында җырлады, шигырьләрен сөйләде. Һәр җырын мини-спектакльгә әверелдерде.

Концерт барышында тамашачы күп кенә популяр җырларның йә көен, йә сүзләрен Алмаз Хәмзин язганны белде, авторның үз башкаруында ишетте. Программада тамашачыга Салават Фәтхетдинов башкаруында таныш булган «Туган көн», Әлфис Кыямов башкаруында эстрада тарихында калган «Кил син» җырлары да бар иде.

Алмаз Хәмзин тамашачы белән киләсе елда да шундый концерт вәгъдә итеп «бер еллык тәнәфес» дип саубуллашты.

tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтшина

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина