Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алабугада язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә, гаҗәеп күркәм чара – танылган язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгатъ эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе узды.

Безнең шәһәребезгә күренекле шәхесләр еш килми. Шуңа күрә, мондый сирәк очрашулар көтеп алынган, үтә кызыклы һәм әлбәттә тирән тәэсирле була. Әлеге чарага шәһәребезнең китап сөючеләре, әдәбият белән кызыксынучылар, мәктәп һәм башка уку йортлары укытучылары, студентлар, җирле язучылар оешмалары вәкилләре җыелган иде.

Чара бик җылы һәм ихлас, ирекле фикер алышу формасында барды. Очрашуда катнашучылар арасында авторның бай иҗаты белән яхшы таныш укучылар бик күп иде. Аларны әсәрләрнең язылу тарихы, андагы төп геройларның язмышы, яңа басылган китапларны сатып алу мөмкинлекләре кызыксындырды. Ринат Сафа улының һәр сорауга үзенең бай әдәби, иҗтимагый тормыш тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып биргән тулы, мәгънәле, ихлас җаваплары тыңлаучылар күңеленә хуш килде.

 

Л.К. Ибрагимова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар