Алабуга шәһәре “Адымнар-Алабуга” гимназиясендә Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, мөгаллим Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган “Кеше китә, җыры кала” исемле искә алу кичәсе узды.
Гимназия укытучылары, укучылары актив катнашкан чара, язучы тормышының төрле чорын күзалларга ярдәм итте. Гимназиянең сәләтле укучылары сокландырды: татар халык җырларын да җырлыйлар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйлиләр, өздереп гармунда да уйныйлар! “Без 41 ел балалары” әсәреннән укучылар сәхнәләштергән күренеш тә ышандырды, сугыш чоры яшүсмер малайларын күз алдына китереп бастырды да куйды.
Мөхәммәт Мәһдиевның укучысы булган, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле әдип Факил Сафин, утыз биш ел дәвамында иң затлы уку йорты укытучысы, дистәгә якын романнар, повестьлар, күпсанлы хикәяләр, фәнни хезмәтләр авторы булган язучының иҗаты белән тирәннән таныштырды. Шулай ук, университетта Мөхәммәт Мәһдиев укыткан студент еллары истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәп китапханәсенә татар язучыларының яңа дөнья күргән китапларын бүләк итте.
80 нче елларда М.Мәһдиев укучысы булган Гөлфия Ибраһимова да, ул еллар хәтирәләре белән бүлеште. Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга җирле оешмасы җитәкчесе Рәзилә Әхмәтова, барлык катнашучылар исеменнән кичәне оештыручыларга, мәктәп китапханәсенә иҗади уңышлар теләп. рәхмәтләрен белдерде.
Олпат сүз остасының тормыш һәм иҗат юлы белән бәйләнеп барган кичә күпме хәтирәләр уятты. Чарага килгән әдәбият сөючеләр рухи яктан баеп, яңа мәгълүматлар туплап, кыйммәтле әдәби мирас калдырган язучы өчен горурлык хисләре белән таралды.

Яңа комментарий өстәргә