Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Актаныш районында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды

Актаныш районы Әтәс авылы мәктәбендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Очрашуда язучының иҗаты турында, мәктәп һәм авыл тормышы турында сөйләштеләр.

“Мәктәп яшәсен иде! Балалар тавышыннан гөрләп торсын иде! Ак чәчәкләрдәй ак күңелле сабыйлар булганда, мәктәп эче генә түгел, авыл үзе гөл кебек балкып тора бит! Рәхмәт сезгә, авыл җаны булган мәктәпне яшәткәнгә!” – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Шулай ук очрашуда язучы үз туган телебездә иркенләп сөйләшә алган укучылар булуына сөенүен белдерде. “Рәхмәт иҗатыма олы игътибарыгыз өчен!“ – диде Айгөл Әхмәтгалиева очрашу азагында.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр