Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аксубайда Хәсән Туфанга һәйкәл ачылды

19 август көнне Аксубай район үзәгендә зур тантаналы бәйрәм булды. Татар әдәбиятының классигы, халык язучысы Хәсән Туфанга һәйкәл ачылды.

Чарада язучының якташлары, әдәбият сөючеләр, иҗат әһелләре, мәктәп укучылары, шагыйрьнең иҗатын яратучылар катнашты. Кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зайдулла, халык язучысы Газинур Морат, шулай Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксубай районы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова бар иде.

Район башлыгы Алмаз Минголов чарага җыелучыларны кайнар сәламләде һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка район халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде. Бу Рәисебездән Хәсән Туфанның 125 еллык юбилеена бүләк булуын әйтеп үтте. Шагыйрьнең 125 еллык зур юбилее узган ел билгеләп үтелде.

ТР Язучылар берлеге исеменнән Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан чыккан «Все плывут и плывут облака» китабын Хәсән Туфан музеена бүләк итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aksubaida-xasan-tufanga-haikal-acyldy-5928099?ysclid=mtbc9k57ff526085145


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Сен
6
Вс
Флера Гыйззәтуллина
Сен
15
Вт
Сен
17
Чт
Сен
19
Сб
Альбина Нурисламова