Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аксубай районында Газиз Кашаповның юбилеен билгеләп үттеләр

20 август көнне Аксубай авылы Яңа Үзи авылында язучы, публицист Газиз Кашаповның тууына 80 ел тулуга багышланган чара булды. Анда Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче бер төркем каләм әһелләре: ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар Әлфия Ситдыйкова, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, китапханәчеләр Роза Хәмидуллина һәм Исламия Динмөхәммәтова һ.б. катнашты. Алар Газиз Кашапов исемен йөрткән Яңа Үзи авылы музеен тамаша кылдылар, район җитәкчелеге, Газиз Кашаповның туганнары, укытучылар, киң җәмәгатьчелек каршында чыгышлар ясадылар. Соңыннан Газиз Кашаповның каберен зыярат кылу булды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина