11 июльдә Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем каләм әһелләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучылары Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, яшь язучылар Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Алинә Бикмуллина, Гөлназ Нуриевадан торган делегация Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан Хәсән Туфан музей-йортына кайтты.
Кунакларны музей директоры Тәгъзимә Низамова, Иске Кармәт авылы җитәкчесе башлыгы Парфенов Андрей Владимирович, Аксубай районындагы Туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Геннадьевна Куштукова, Аксубай районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Тимирясев Алексей Сергеевич күмәч-чәкчәкләр белән каршы алдылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла быел Хәсән Туфанның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен, аның турында истәлекләрне, хатларыннан өзекләрне чыгарабыз дип билгеләп үтте: “Без үзебезнең бөекләребезне онытмаска тиеш. Әлеге музейга кайтып, кадерле истәлекләр белән таныштык, үзебез дә яңаларын алып кайттык. Шагыйрьнең иҗаты онытылмаска тиеш, шул ук вакытта музеенда да, чишмәдә дә төзекләндерү эшләре сорала. Юбилей кичәсен дә зур итеп үткәрербез, мәктәпләрдә дә Хәсән Туфан турында дәресләр узарга тиеш. Туган ягында гына түгел, бөтен республикада һәм татарлар тупланып яшәгән җирләрдә иҗатына игътибар булыр дип уйлыйм”.
Музей директоры Тәгъзимә Низамова килгән кунакларга музей буенча экскурсия үткәрде, һәрбер экспонатның тарихы белән таныштырды, музей эшчәнлеге турында җиткерде. “Быел Туфан абыйның 125 еллык юбилее, шул уңайдан районыбызда да Туфан елы дип игълан ителде. Күңелемдә күптән бер теләк яши иде – язучыларны һәм районыбызның җитәкчеләрен чакырып, Хәсән абый рухына дога укытасы, бергәләшеп матур өстәл артында җыйналасы килде”, – дип билгеләп үтте Тәгъзимә ханым.
Әлеге очрашуны оештыруда шулай ук үзеннән саллы өлеш керткән Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да якташы Хәсән Туфан белән бәйле истәлекләрне җиткерде: “1979 елда, мине Язучылар берлегенә кабул иткәндә, идарә утырышында Хәсән абый да бар иде. Минем Аксубайдан икәнне белгәч, шулкадәр шатланды. Якын итеп миңа “канәт” дия торган иде. Хәсән абыйның зурлыгын, бөеклеген беләсең килсә, Мәскәү шагыйрьләренең сүзенә генә колак салырга кирәктер, алар һәрвакытта да: “Берегите Туфана” дип әйткәннәр”.
Соңыннан Яңа Дума авылы имамы Фәнис хәзрәт Низамов музейда азан әйтте һәм шагыйрь рухына багышлап Коръән укыды. Коръән мәҗлесендә район җитәкчесе Алмаз Миңвазыйхович Мингулов, район башлыгының урынбасары Илшат Минсабирович Заһидуллин, музейның беренче директоры Рушания ханым Минханова, Яңа Дума авылыннан балалар язучысы Раушания Низамова да катнашты. Өстәл артында район җитәкчелеге белән язучылар музейның бүгенге эшчәнлеге, юбилей елында районда Хәсән Туфанга багышлап узачак чаралар турында фикер алыштылар.
Аксубай районы җитәкчесе Алмаз Мингулов әлеге очрашуның зур бәйрәм булуын, районда ел башыннан Хәсән Туфанга багышланган төрледән-төрле чаралар даими үткәрелеп килүен билгеләп үтте.
Марсель Галиев музейның ачылган елларын искә алды: “Бер йөзләгән машина кайткандыр, кыш көне булды ул. Шуннан бирле күп нәрсә үзгәргән, музей баеган. Без яшь язучы булып килгән чорда Хәсән ага аксакал иде. Беренче мәртәбә мин аны Азнакай мәктәбендә очрашуда күрдем. Тоныграк тавыш белән, йодрыгын төйнәп, куе чәчләрен төшереп, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сөйләп торганы бүгенгедәй хәтердә. Сәхнәдә тулы залларда чыгыш ясаганын да күргәнем булды, аңа һәрвакытта да көчле итеп кул чабалар иде. Себердә, Урал якларында сөргендә булуы да тәэсир иткәндер инде”.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ та Хәсән Туфанның олуг бер зат булуын билгеләп үтте: “Матур бер пәйгамбәрләр, әүлияләр затыннан булган, гаҗәеп бер күктән иңгән шәхес булып кереп калды Хәсән ага безнең күңелгә. Аның шигырьләрендә халыкның язмышы, халыкның рухы чагыла. Ул үз гомерендә искиткеч зур иҗади тормыш калдырды, бөеклек калдырды, биеклек калдырды. Мостай Кәримнең шундый сүзләре бар: “Татар – Тукай, татар – Такташ, татар – Туфан”.
“Хәсән Туфан – татар халкы өчен, шагыйрьләр өчен бигрәк тә, юл билгеләүче, дөм караңгы төндә юл саплаучы йолдызларның берсе. Шагыйрьнең кендек каны тамган туган җирендә, шигъри иман иңгән туфракта булу безнең өчен олы вакыйга, бик дулкынланып килдек бирегә”, – дип билгеләп үтте шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.
Бәйрәм табыныннан соң каләм әһелләре авыл читендәге Туфан чишмәсендә дә булдылар.
Алинә Бикмуллина



