Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр бәйгесе!

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр бәйгесе игълан итә.

Яшь шагыйрьләр бәйгесенә

нигезләмә

1.Гомуми нигезләр

1.1 Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы (алга таба – Мәдәният министрлыгы) белән берлектә татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан үзең язган шигырьләр бәйгесе (алга таба – бәйге) игълан итә.

1.2 Яшь шагыйрьләр бәйгесен уздыру турындагы бу нигезләмә бәйгенең максатларын һәм бурычларын, бәйгене оештыручыларның һәм аңа катнашучыларның хокукларын һәм вазифаларын билгели.

1. Бәйгене уздыру максатлары һәм бурычлары

1.1. Бәйге әдәби иҗатка сәләтле, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла.

1.2. Бәйгенең бурычлары:

– яшьләрнең шигъри мәдәният, сәнгать белән кызыксынуын активлаштыру;

– яшь талантларның актив гражданлык позициясен тәрбияләү, аларның иҗат тематикасын хәзерге заман проблемалары белән баету;

– яшьләрнең интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру;

– шигъри иҗатны популярлаштыру;

– профессиональ һәм үзешчән авторларны берләштерү һәм иҗади аралаштыру.

3.Бәйгене оештыручылар

3.1. Бәйгене оештыручылар – Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

3.2. Бәйгене оештыручылар бәйге этаплары турында мәгълүматны Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан республикасы Язучылар берлегенең (алга таба – Язучылар берлеге) сайтларында һәм массакүләм информация чараларында урнаштыра.

4. Бәйгенең жюри составы

4.1.Мәдәният министрлыгы фәрманы нигезендә бәйгегә килгән әсәрләрне бәяләү өчен жюри төзелә. Жюри составына Татарстан Республикасының ике дәүләт телен (рус, татар) белгән Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан Идел буе (федераль) университеты вәкилләре, талантлы яшь язучылар, җәмәгать эшлеклеләре керә. Жюриның персональ составы бәйгене оештыручылар тарафыннан раслана.

4.2. Бәйгегә килгән үзең язган шигырьләр жюрига тапшырыла. Аларның һәркайсы жюриның биш әгъзасы тарафыннан бәяләнә.

4.3. Жюри әгъзаларына килгән әсәрләр ун баллы системадан чыгып бәяләнә.

5. Бәйгедәге әсәрләрне бәяләү критерийлары:

– шигырь төзелеше тәлапләре (үлчәме, ритмы, рифмасы, матур яңгырашы);

– шигырьнең идеясе һәм композицион бөтенлеге;

– стилистик һәм тел осталыгы;

– сәнгатьлелеге (фикер, хис, кичереш, сәнгатьле образ аша тасвирлау).

6. Бәйгедә катнашучылар

6.1. Бәйгегә 17 яшьтән 35 яшькә кадәр талантлы шагыйрьләр чакырыла.

7. Бәйгегә тапшырыла торган әсәрләргә таләпләр

7.1.Бәйгегә үзең язган әсәрләр генә кабул ителә.

7.2.Бәйгедә катнашучылар әсәрләрен ике дәүләт телендә дә (рус, татар) тапшыра ала.

7.3. Әсәрләрнең күләме 10 шигырьдән артмаска тиеш.

7.4. Шигырьләр басма һәм электрон юл белән тапшырыла.

7.5.Әсәрләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

7.6. Электрон һәм басма хәлендә тапшырыла торган шигырьләр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: word форматында, А4 биттә, 14,15 нче Time New Roman шрифты, 1,5 интервал, чикләре 2 см .

8. Катнашу тәртибе һәм вакыты

8.1.Бәйге ике этапта үткәрелә.

8.2. 1 этап: 2021 елның 1 гыйнварыннан – 2021 елның 30 мартына кадәр – читтән торып катнашу туры – заявкалар һәм әсәрләр кабул итү;

8.4. Икенче турга үткән катнашучыларга шигырь язу өчен өстәмә тема тәкъдим ителәчәк. Икенче тур 2021 елның 23 апрелендә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йортта, Язучылар берлегенең актлар залында үткәреләчәк.

8.5. Бәйгегә катнашу өчен гаризаны (1нче нигезләмә) һәм куелган таләпләргә тиешенчә җавап бирерлек итеп әзерләнгән әсәрне электрон юл белән molpoet2021@mail.ru электрон адресына, ә басма хәлендә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, йорттагы Язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен тиешенчә әзерләп бирелгән гариза автор тарафыннан бәйге нигезләмәсенең барлык шартларын да кабул итүе, җибәрелгән әсәрләрен киләчәктә авторга түләүсез генә басма яки электрон юл белән нәшер итү мөмкинлегенә, авторның гаризасында күрсәтелгән персональ мәгълүматларны автор ризалыгыннан башка өченче затларга бирмичә эшкәртү хокукына риза булу дип карала. Шул ук вакытта авторларның бәйгене үткәрү вакытында да, аннан соң да нәшер ителгән әсәрләренә махсус авторлык хокуклары саклана.

9.Йомгаклау нәтиҗәләре

9.1. Шигырьләрен сыйфатлы, 7.1., 7.2., 7.3., 7.6. пунктлары таләбенә туры китереп җибәргән бәйгедә катнашучыларның һәммәсе дә махсус Сертификат алалар.

9.2.Бәйгедә җиңүчеләргә һәм бүләкләнүчеләргә дипломнар бирелә.

9.3. Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр турында мәгълүмат Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге сайтларында, массакүләм мәгълүмат чараларында урын алачак.

9.4. Бәйгегә катнашучыларны бүләкләү тантанасы Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында уздырылачак.

Яшь шагыйрьләр бәйгесенә катнашу өчен гариза

Фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча) __________

Туган елы___________

Уку урыны____________

Бәйгегә бирелә торган әсәрләрнең исемнәре _______________

Хәбәрләшү өчен телефон________________

Гариза биргән көн « __»______________20 ___ ел.

Имза_____


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр