Казанның Абдулла Алиш исемен йөрткән 20 нче гимназиясе укучыларга белем бирүдә, милли үзаңын үстерүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле эшләр башкара, зур уңышларга да ирешә. Быел уку йортының беренче дәресләрне башлап җибәрүенә 25 ел тулган.
Шушы бәйрәмдә катнашырга миңа да насыйп булды. Гимназиягә килеп керүгә үк, коллективның сәгать уклары кебек бер берсен тулыландырып эшләве күзгә чалынып тора. Милли киемнәрдән балаларның татар халык җырларын җырлап каршы алуы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Гимназия 25 ел элек җитәкченең яхшы мәгънәдәге үҗәтлеге, милләтпәрвәр шәхесләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Гали Даутов, Гөлфәния һәм Габдуллаҗан Җәләловлар, Марат Лотфуллин, депутат язучылар Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Энҗе Вахитова кебек шәхесләрнең тырышлыгы, шулай ук әти-әниләрнең ярдәме белән үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә дә татар гимназияләре милләтебезнең йөзек кашы. Аларда туган телебезне камил белүче һәм киләчәктә халкыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, татар телебезне алга сөрүче киләчәк буыннарыбыз белем ала.
Гимназия директоры, Рәхимә ханым Арсланова, иҗат кешесе, шагыйрә булуы да әллә каян күренеп тора. Иҗади тынгысызлык монда һәр укучыда, һәр укытучыда… Гимназиянең күпсанлы конкурсларда җиңүләре дә моның ачык дәлиле. Кичә шигырьләргә төренеп, әдәбият матурлыгын һәр авазда, һәрбер сүздә чагылдырып үткәрелде. Бер-бер артлы истәлекләр, җылы котлаулар, мактаулар яңгырады. Гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, К.Насыйри һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Минневәли кызы Арсланованың монда эшләвенә дә 15 ел икән инде. Һәр укучыда сәләт ачарга,шәхес буларак формалашуда ярдәм итәргә тырыша ул. Шушы гимназияне тәмамлам, югары уку йортларында белем алып, инде бүгенге көндә укытучы буларак биредә хезмәт куючылар да бихисап икән. Экраннан гимназияләрен юбилее белән төрле елларда монда белем алган табиблар, радио һәм тв хезмәткәрләре, белгечләр, җитәкчеләр дә котлады. Кичәне шулай ук татар радиосы хезмәткәре, гимназия укучысы Илнар Хөсәенов алып барды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла исеменнән Рәхимә Минневәли кызы Арслановага Габдулла Тукайның 140 еллык күкрәк билгесе тапшырылды һәм җитәкчелек хезмәтендә уңышлар теләп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева
Яңа комментарий өстәргә