Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге ел дәвамында 52 чара үткәрәчәк

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ел дәвамында 52 әдәби-мәдәни-мәгърифәт чара үткәрергә планлаштыра.

«Шул исәптән: 12 лекция, 10 иҗат кичәсе, 10 концерт, 8 түгәрәк өстәл, 7 лаборатория һәм 5 спектакль», дип санап үтте Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, музыкант, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин.

«Спектакль дигәндә, театрда куела торган без күзаллаган спектакльләр түгел, йөреп карала торган күчмә спектакль-променад», дип ачыклык кертте ул.

Болардан тыш интернет-проектлар да бар. Моңа сайтның яңарышы, аның эчендә музей булдыру, 10 шигъри альбом чыгару, әдәби чараларның видеоларын интернет-сәхифәләргә урнаштыру, подкастлар төшерү керә.

Язучыларга багышланган 5 документаль фильм төшерү һәм 20 радиотапшыру яздыру да каралган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла проектларны мөмкин булган кадәр Татарстан буйлап җәелдерергә, мөмкин булган кадәр татарлар яшәгән төбәкләрне дә онытмаска кирәклеген ассызыклады.

Иртәгәдән, 28 майдан, Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклы башланып китә. «Әдәбият, театр, кино, музыка һәм фольклор арасындагы бәйләнешләр, аларны берләштергән мирас — лекцияләрнең төп темалары. Беренче очрашуда без татар опералары турында сөйләшербез», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Беренче лекцияне Сәйдәш музее мөдире Айдар Әхмәдиев үткәрә.

https://tatar-inform.tatar/news/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева