Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Факил Сафинга  «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде

30 август көнне, Республика бәйрәме көнендә, Яр Чаллы шәһәрендә күренекле чаллыларны бүләкләү тантанасы узды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Гамбәр улы Магдеев зур Мәйданга җыелган халыкны  Республика көне белән котлады һәм тантаналы рәвештә,  шәһәрнең югары бүләгенә лаеклы шәһәрдәшләребезне сәхнә түренә чыгарды. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин да бар.

Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Магдеев  карары белән, шәһәрнең иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни эшчәнлегендә актив катнашуы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга  «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины»  исеме бирелде.  Котлыйбыз!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр