Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2022 елның 8 апрелендә Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узачак

2022 елның 26 гыйнварында булган утырышта Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаен уздырырга карар кабул итте.

XX Корылтай 8 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була. Анда Татарстан Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала һәм әдәби ел йомгаклары ясала.

Язучылар берлегенең Чаллы, Әлмәт бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр Корылтай эшендә Zoom аша катнаша.

Бүгенге вәзгыять таләбеннән чыгып, төзәтмәләр кертелгән Устав проекты берлек әгъзаларының электрон почтасына җибәреләчәк. Барлык язучыларның да Устав проекты белән танышып килүләрен һәм Корылтай эшендә актив катнашуларын сорыйбыз.

ПРОЕКТ

 

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ»

ҖӘМӘГАТЬ ОЕШМАСЫ

УСТАВЫ

Казан шәһәре

“Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” (алда-Берлек) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләренә, Россия Федерациясе Гражданнар кодексына, «Җәмәгать оешмалары турында»гы Федераль законга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, шушы Уставка  таянып эш итә.

1.Гомуми нигезләмәләр

1.1. Берлекнең тулы исеме –“Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” җәмәгать оешмасы.

1.2. Кыскартылган атамасы – Татарстан Язучылар берлеге.

1.3. Берлек дәүләт теркәлүеннән алып юридик зат санала. Аның законлы тәртиптә расланган эмблемасы,  исеме татар һәм рус телләрендә язылган түгәрәк мөһере, штампы, бланклары һәм башка реквизитлары була.

1.4. Берлек аерымланган миллеккә ия. Ул үз исеменнән мөлкәткә кагылышлы һәм кагылышсыз хокуклар алырга һәм гамәлгә ашырырга, килешүләр төзергә, судларда дәгъвачы һәм җавапчы булырга мөмкин.

1.5. Берлекнең мөстәкыйль балансы була. Ул билгеләнгән тәртиптә банкларда һәм бүтән  финанс учреждениеләрендә исәп-хисап, валюта һәм башка счетларга ия.

1.6. Берлек үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территорясендә гамәлгә ашыра.
1.7. Берлекнең даими эшли торган җитәкче органы – Идарәнең урнашкан урыны: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 14 нче йорт.

2.Берлекнең максатлары, бурычлары һәм эшчәнлеге

2.1. Берлек эшчәнлегенең максаты – язучыларның профессиональ үсешенә уңайлы шартлар тудыру өчен, аларны иҗади бергәлеккә туплау, шулай ук язучыларның кануни хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

2.2. Берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

–Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең рухи, иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашу;

–Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи мирасына сакчыл мөнәсәбәттә тору;

– китап бастыру, тәрҗемәчелек эшен, язучылар хезмәтенә түләү, аларга социаль һәм башка ярдәм күрсәтү торышын яхшырту буенча дәүләт югарылыгында кануни карарлар кабул итү өчен нигезле инициативалар әзерләү;

– башлап язучы әдәбиятчыларга, Берлек әгъзалары – ветераннарга һәрьяклап ярдәм итү һәм аларның варислары хокукларын кайгырту;

– Берлекнең Россия Федерациясендәге башка иҗат  оешмалары белән хезмәттәшлеген ныгыту, халыкара язучылар оешмалары белән элемтәләр, чит ил мәдәният эшлеклеләре белән шәхси багланышлар урнаштыру;

– Берлек әгъзаларының үзара элемтә һәм хәбәрләшү системасын яхшырту;

– социаль әһәмиятле әсәрләргә дәүләт заказы оештыруда катнашу, классик һәм бүгенге заман әдәбияты казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән акция һәм чараларны оештыру;

– Россия Федерациясендә җирле, төбәк һәм төбәкара дәрәҗәдәге җәмәгать һәм башка оешмалар белән, шулай ук чит ил оешмалары белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан, әдәби әсәрләр язуның практик тәҗрибәсеннән файдалану өчен партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

– Россия Федерациясе территориясендә татар телен, әдәбиятын, сәнгатен саклау һәм үстерүгә булышлык итү.

2.3. Берлек  үз Уставындагы максатларга ирешү өчен, гамәлдәге законнарга туры китереп, түбәндәге эшләрне башкара:

– Берлек кысаларында регламент документларын раслый һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

– язучыларны социаль һәм хокукый яклау буенча, шул исәптән авторлык хокукы мәсьәләләрен дә истә тоткан чараларны тормышка ашыра;

– Устав максатлары кысаларында дәүләт һәм идарә органнары өчен киңәшләр (рекомендацияләр) әзерли;

 

  • максатлары Берлек Уставына туры килгән дәүләт, җәмәгать һәм халыкара оешмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек итә;
  • Уставта каралган максатларга ирешер өчен мәдәни-мәгърифәтчелек, реклама һәм нәшрият эшчәнлеге алып бара;
  • әдәби конкурслар, төбәкләрдә әдәбият көннәре оештыра, үз әгъзалары өчен әдәби премияләрне гамәлгә куя;
  • Уставка ярашлы чаралар, шул исәптән конференцияләр, семинарлар, симпозиумнар, лекцияләр, консультациләр, мастер-класслар, әдәби-музыкаль кичәләр һ.б. оештыра;
  • Уставтагы максатларга ирешү өчен хәйрия чаралары (лотереялар, аукцоннар,концертлар һ.б) үткәрә;
  • Берлек әгъзалары үтенече белән дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә һәм җәмәгать оешмаларында аларның вәкиле була һәм законлы мәнфәгатьләрен яклый;
  • үз эшчәнлеге турында ирекле рәвештә мәгълүмат тарата;
  • Берлек эшчәнлеген тәэмин итү өчен, килешүләр төзеп, түләүле хезмәт коллективын оештыра.

2.4. Берлек лицензияле эш төрләрен закон куйган тәртип белән лицензия алгач кына башкара. Эшмәкәрлек эшчәнлеген Берлек Уставындагы максатларга яраклы очракта гына башкара ала.

2.5. Берлекнең түләүле чаралардан, эшмәкәрлек һәм хуҗалык эшчәнлегеннән алынган акчасы Уставтагы максатларга тотыла.

2.6. Берлек түбәндә күрсәтелгән таләпләрне сакларга бурычлы:

– Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын, гомум кабул ителгән принципларны һәм халыкара хокук кагыйдәләрен, шулай ук Уставта каралган нормаларны үтәргә;

– башкаларның үз эшчәнлегеннән хәбәрдар булуын тәэмин итәргә;

– Берлекне дәүләти теркәү турында карар биргән органнарга үзенең гамәлдәге җитәкче органының кайда урнашканлыгын, аның исемен, реестрда каралган күләмдә җитәкчеләр турында мәгълүматларны да кертеп, үз эшчәнлегенең дәвам итүе турында ел саен хәбәр итеп торырга;

– Берлекне дәүләти теркәү хакында карар кабул иткән орган вәкилләренә Берлек уздыра торган чараларда катнашырга рөхсәт бирергә;

–  Берлекне дәүләти теркәү турында карар чыгарган орган вәкилләренә Берлекнең Уставы максатларына ирешүдә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәүгә бәйләнешле рәвештә Берлек эшчәнлеге белән танышуда ярдәм итәргә.

2.7. Юридик затларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен өч ел буена яңартылган мәгълүматлар бирмәү Берлеккә карата законда каралган санкция куллануга китерә.

3.Берлек әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

3.1. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, әдәби иҗатның берәр өлкәсендә актив эшләүче, татар телендә яки башка телдә язучы яисә республикадан читтә яшәп, татар әдәбиятына мөһим өлеш керткән затлар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы була ала. Берлеккә яңа әгъзалар кабул итү Идарә тарафыннан расланган Нигезләмәгә таянып эш иткән, Идарә сайлап куйган Кабул итү коллегиясе рекомендациясе белән башкарыла. Берлеккә кабул ителгән затларга бердәм формадагы әгъзалык билеты бирелә. Берлек әгъзасы керү взносы һәм һәр елны әгъзалык взносы түли. Взносның күләме Берлек Идарәсе тарафыннан билгеләнә.

Әдәбият өлкәсендә казанышларга ирешкән кайбер язучыларга Кабул итү коллегиясе рекомендациясе белән шәрәфле әгъза исеме бирелергә мөмкин.

3.2. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы түбәндәге хокукларга ия:

– Берлекнең җитәкче органнарына һәм Ревизия комиссиясенә сайланырга һәм сайларга;

– Берлек оештырган чараларда катнашырга;

– Берлек эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга;

– оешманың җитәкче органнарына Берлек эшчәнлегенә бәйле тәкъдимнәр кертергә һәм шуңа җавап таләп итәргә;

– Берлекнең хокукый, социаль һәм башка ярдәменнән файдаланырга;

– Берлек эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга;

– гариза биреп, Берлек әгъзалары составыннан ирекле чыгарга.

3.3. Берлек әгъзасының бурычлары:

– Берлек Уставын үтәү;

– Берлек карарларын һәм җитәкче органнарының йөкләмәләрен үтәү;

– Берлекнең эшчәнлегендә актив катнашу;

–Уставтагы максатларга ирешү һәм бурычларны үтәү өчен Берлеккә булышлык итү;

– әгъзалык взносларын вакытында түләү.

3.4. Берлек әгъзалары Берлектән чыгу өчен Идарәгә гариза бирә.

3.5. Берлек әгъзасы Берлекнең җитәкче органы–Идарәгә гариза биргәннән соң, Идарә карар кабул иткәч, Берлектән чыккан булып санала.

3.6. Берлек әгъзалары  Берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән гамәлләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, Берлеккә әхлакый яисә материаль зарар итеп, аның абруен төшергән өчен Берлектән чыгарылырга мөмкин.

3.7. Берлектән чыгару Идарә әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән кабул ителгән карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Идарә карары Корылтайга шикаять бирү юлы белән кире кагылырга яисә расланырга мөмкин. Бу очракта Корылтай карары иң соңгы нәтиҗә булып санала.

4.Берлекнең оештыру структурасы һәм идарә органнары

4.1. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең югары җитәкче органы–язучылар Корылтае (алда – Корылтай). Ул 4 елга бер уздырыла.

Корылтайда хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән Берлекнең барлык әгъзалары катнаша ала. Корылтай Берлек әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашканда тулы хокуклы булып санала. Чираттан тыш корылтай Берлек әгъзаларың икедән бер өлеше яисә Идарә  әгъзаларының өчтән ике өлеше таләп иткән очракта чакырыла. Берлек әгъзаларына Корылтай үткәрү көне  2 ай алдан хәбәр ителергә тиеш.

Гадәттән тыш хәлләрдә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китерелеп, Корылтай онлайн-форматта да үткәрелергә мөмкин. Бу очракта Корылтайда Берлекнең урыннардагы бүлекләре һәм читтә яшәүче аерым  әгъзалар видеоэлемтә аша катнаша. Тавыш бирү нәтиҗәләре Корылтайның оештыру комитетына һәм Санау комиссиясенә тапшырыла.

4.2. Фәкать Корылтай гына карап хәл ителә торган мәсьәләләр:

–   Берлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

  • Берлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен, аның милкен булдыру һәм аннан файдалану принципларын билгеләү;
  • Берлекне оештыру структурасын билгеләү;
  • Берлекнең башкарма органнарын оештыру һәм аларның вазифаларын туктату, шул исәптән:
  • Идарә һәм Ревизия комиссиясе хисапларын раслау;
  • Идарә һәм Ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау;
  • Берлекне үзгәртеп кору һәм тарату.

Гомуми мәсьәләләр буенча карар Корылтайда катнашкан Берлек әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителә. Өстенлекле мәсьәләләр буенча карар Корылтайда катнашучы Берлек әгъзаларының квалификацияле күпчелек тавышы (2/3) белән кабул ителә.

4.3. Берлекнең даими эшли торган, сайлап куелган коллегиаль органы – Берлек Идарәсе.

Идарә 21 кешедән ким булмаган составта язучылар Корылтаенда 4 елга сайлана.

Идарә Берлекнең башка бүлекләре вазифасына кермәгән, үзенә генә караган түбәндәге мәсьәләләр буенча эш йөртергә хаклы:

– Берлекнең структур бүлекләрен төзү;

– Берлек катнашында хуҗалык ширкәтләре, җәмгыятьләр һәм башка төрле юридик затлар белән килешүләр төзү;

  • Берлекнең финанс планын раслау, аңа үзгәрешләр кертү;
  • Кабул итү коллегиясе Нигезләмәсен раслау;
  • Корылтай карарларын үтәү максатыннан Берлекнең план һәм программаларын тормышка ашыру, аларның финанс чыганакларын һәм күләмен билгеләү;
  • Берлекнең милке һәм акчалары белән идарә итү;
  • Берлекнең даими эшләүче иҗат остаханәләрен (комиссия, советлар) булдыру, аларның составын раслау;
  • Берлекнең бүлекләрен булдыру һәм ябу турында карар кабул итү, аларның эшчәнлеген координацияләү;
  • Кабул итү коллегиясе рекомендациясе белән Берлеккә яңа әгъзалар алу һәм әлеге Уставның 3.6 пунктына яраклы рәвештә, бирелгән гаризага һәм башка сәбәпләргә нигезләнеп, әгъзалыктан азат итү турында карар чыгару;
  • керү һәм еллык взносларның күләмен билгеләү;
  • Берлек Идарәсе рәисе тәкъдиме белән 4 елга аның урынбасарларын раслау;
  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары кысаларында Корылтай вәкаләтенә кермәгән башка гамәлләр кылу.

4.4. Идарә язучылар Корылтае алдында җаваплы һәм аның карарларын үти. Идарәнең Корылтай вәкаләтендәге мәсьәләләргә кагылышлы карар чыгарырга хакы юк. Корылтай Идарә карарына яңадан кайтырга һәм аны кире карарга хаклы.

4.5. Идарә кирәк чакта  җыела, ләкин утырышлар кварталга икедән дә ким булмаска тиеш. Идарәнең чираттан тыш утырышы Идарә рәисе таләбе яисә Ревизия комиссиясе карары белән чакырыла.

4.6. Берлек Идарәсе үз эшчәнлеген расланган план буенча алып бара. Утырыш кворумын Идарә әгъзаларының өчтән ике өлеше тәшкил итү зарур. Карарлар күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавышлар саны тигез булса, рәис тавышы хәлиткеч санала. Идарә утырышларында киңәш хокукы белән Берлекнең баш бухгалтеры һәм Идарә карары буенча башка затлар да катнашырга мөмкин.

4.7. Идарә рәисе Идарә әгъзалары арасыннан яшерен тавыш белән Идарә утырышында 4 елга сайланып куела һәм аның рәислек итү вакыты рәттән ике мәртәбәдән артмаска тиеш.

Рәис статус буенча Идарә һәм Корылтай утырышларында рәислек итә, дәүләти, җәмгыяви, халыкара учреждениеләрдә Берлек вәкиле була, Идарә рәисе урынбасарларына, Берлек бүлеге җитәкчеләренә кандидатлар тәкъдим итә. Рәис берәр сәбәп аркасында (авыру, хезмәти командировка һ.б) эш урынында булмаганда, аның вазифалары рәис урынбасарының берәрсенә, алар да булмаганда, Берлек Идарәсе әгъзаларының берсенә йөкләнә.

Берлек Идарәсе рәисе:

– Берлекнең иң югары вәкаләтле заты булып санала;

–  Корылтай һәм Идарә каршында җавап тота;

– Дәүләт, җәмәгать һәм башка оешмалар, Россия Федерациясенең физик затлары белән һәм чит илләрдә Берлек исеменнән ышаныч язуыннан тыш эш йөртә;

–  Берлек документларына, шул исәптән банк документларына  имза сала;

–  Берлекнең җитәкче органнары раслаган программалар һәм проектларны тормышка ашыруны оештыра;

– Корылтайга Идарә әгъзалары санын һәм персональ составын тәкъдим итә;

–  Берлек аппараты штаты хезмәткәрләрен эшкә кабул итә һәм азат итә;

– Берлек сметасында каралган акчалар белән эш йөртә;

– Уставка туры китереп, башка вазифаларны үти.

4.8. Берлек Идарәсе рәисе урынбасарлары, рәис билгеләгән эшчәнлек юнәлешләренә җаваплы буларак, рәис һәм үзләре кул куйган хезмәти вазифаларны башкара, рәиснең аерым йөкләмәләрен үти.

4.9. Идарә   үз әгъзалары арасыннан Берлек эшчәнлегендә килеп туган оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен килештерү-координация органы – Президиум булдырырга мөмкин. Президиум әгъзалары санын һәм персональ составын Идарә билгели.

4.10. Берлекнең Әлмәт һәм Яр Чаллы бүлекләре Берлек Уставына һәм Идарә тарафыннан расланган аерым Нигезләмәгә таянып эш итә.

Урыннардагы бүлекләрнең югары җитәкче органы – кирәк чакта үткәрелә торган гомуми җыелыш.

Берлек бүлеге җитәкчесе Идарә әгъзалары арасыннан Идарә рәисе тәкъдиме буенча бүлекнең гомуми җыелышында 4 елга сайлана һәм аннары Идарә тарафыннан раслана.

Гомуми җыелыш бүлек әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашканда тулы хокуклы булып санала. Бүлек карарлары җыелышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

Бүлек җитәкчеләре үзләренең эшчәнлекләре турында Берлек Идарәсе утырышларында  мәгълүмат бирәләр.

Берлек бүлекләренең урнашкан урыннары:

423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 37 нче йорт; 423806, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 29 нчы йорт.

5.Берлекнең мөлкәте белән идарә итү

5.1.Берлек эшчәнлеген матди тәэмин итәр өчен Уставта каралган максатларга һәм бурычларга яраклы итеп, Берлек, юридик зат буларак, үз карамагында җир участоклары, биналар, корылмалар, каралтылар, торак фонды, транспорт, җиһаз, инвентарь, мәдәни-мәгърифәти предметлар, акча, акцияләр, шулай ук кыйммәтле кәгазьләр һәм бүтән төрле милек тота ала. Уставта каралган максатларда Берлек акчасына булдырылган мөлкәттә нәшриятлар, массакүләм матбугат чаралары булырга мөмкин.

5.2. Берлек мөлкәте түбәндәге  чыганаклардан оештырыла:

–Берлек максатларына һәм Уставтагы бурычларга яраклы рәвештә лекцияләр, лотореялар, аукционнар һәм башка чаралар үткәрүдән җыелган һәм үз ихтыяры белән бирелгән керемнәрдән, иганә акчаларыннан;

– эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән табыштан;

– Берлеккә кергәндә түләгән һәм еллык взнослардан;

– нәширлек эшчәнлегеннән кергән файдадан;

– Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына сыешлы башка төр табыштан.

5.3. Берлекнең хуҗалык эшчәнлегеннән килгән табыштан законда каралган тәртиптә бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга акча  күчерелә.

5.4. Берлек төшемнәре Уставта каралган максатларга, Берлекнең материаль-техник базасын үстерүгә тотыла. Төшемне бүлү тәртибен Идарә билгели.

5.5. Кергән табыш Берлек әгъзаларына бүленергә тиеш түгел.

5.6. Үзенең йөкләмәләре өчен Берлек банклар, оешмалар һәм башка затлар алдында бөтен милке һәм акчалары белән җавап тота.

6.Берлектә исәп-хисап, финанс-статистик контроль

6.1. Берлек Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында гамәлгә куелган законнар тәртибендә бухгалтерлык, статистик хисап алып бара һәм аны тиешле дәүләт органнарына тапшыра.

6.2.Берлекнең җитәкче органнары карарлары үтәлешен тикшерүне Берлекнең контроль-ревизия  органы – Ревизия комиссиясе башкара.

6.3. Ревизия комиссиясен Берлек әгъзаларыннан 4 елга Корылтай сайлап куя. Ревизия комиссиясе составына Берлек Идарәсе әгъзалары һәм Берлектә ялланып эшләүче затлар кертелми.

6.4. Ревизия комиссиясе үз составыннан комиссия рәисен һәм секретарен сайлый. Ревизия комиссиясе үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Берлек Идарәсе һәм Корылтай каршында хисап тота.

6.5.Тикшерүләр Корылтай карары белән, Ревизия комиссиясенең үз инициативасы белән, Берлек Идарәсе рәисе яисә Идарәнең, Берлек әгъзаларының өчтән бере таләбе белән үткәрелә.

6.6. Берлек  үзенең финанас-хуҗалык эшчәнлегенә кирәк дип тапканда ревизия ясый, әмма бу елына бер мәртәбәдән ким булмаска тиеш. Ревизия һәм тикшерү Берлекнең нормаль эшен бозмаска тиеш.

7.Уставны үзгәртү һәм аңа өстәмәләр кертү тәртибе

7.1.Берлекнең һәр әгъзасы Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында тәкъдим ясарга хаклы. Үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү язучылар Корылтаенда катнашкан әгъзаларның квалификацияле күпчелек карары белән кабул ителә. Уставка кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарына туры китерелеп, дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш.

8.Берлек эшчәнлеген үзгәртеп кору һәм туктату

8.1.Берлек эшчәнлеге аны үзгәртеп кору (кушылу, бүленү) яисә тарату юлы белән туктатыла. Берлекне үзгәртеп кору турындагы карар Корылтайда катнашучыларның квалификацияле күпчелек (2/3) тавышы белән кабул ителә. Берлекне тарату Уставта күздә тотылган Корылтай карары яисә суд карары нигезендә тормышка ашырыла.

8.2.Берлекне тарату түбәндәге очракларда булырга мөмкин:

– Берлек тарафыннан килешүдә каралган үз йөкләмәләрен системалы үтәмәү;

–Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын яисә Уставны системалы рәвештә бозу;

8.3.Берлекне тараткан очракта Корылтайда махсус Тарату комиссиясе төзелә һәм Берлек эшләре белән идарә вазифалары аңа күчә.

8.4.Берлекне тарату вакытында кредиторлар таләбен канәгатьләндерүдән соң калган милек һәм акча Берлек төзелгәндә куелган Устав максатлары өчен тотыла.

8.5.Берлек таралу шушы хакта юридик затларның һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрына язып куелганннан соң тукталган дип санала.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева