Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2019 елда әдәби тәнкыйть. Галимҗан Гыйльманов доклады

Бүгенге чор әдәби тәнкыйте турында фикер йөртү җиңел дә, авыр да. Җиңел, чөнки ул бар, аны күрми мөмкин түгел, ул үз кануннары, үз логикасы белән яшәвен дәвам итә, эзләнә, борчыла, бер чиктән икенче чиккә ташлана, тагын үз ярларына, үзенең гадәти эзенә кайтып төшә… Авыр, чөнки татар әдәби тәнкыйте бүгенге чор таләпләренә җавап бирердәй жанр кысаларына кереп бетә алмый иза чигә, моңа еш кына дөньядагы әдәби процесс белән таныш булмау, әдәбият фәне тәкъдим иткән методологик һәм методик принципларны аңламау, аналитик фикерләүдән бигрәк, сөйләп чыгу, тәнкыйди шаблоннар белән эш  итү, коры мактау белән мавыгу комачау итә булса кирәк…

 

Мәгълүм булганча, татар әдәбияты 2019 елда берничә принципиаль басмага баеды.  Рафис Корбанның “Ватан” әсәре, Нәбирә Гыйматдинованың “Үлмәс”  җыентыгы, Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая?” романы, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” әсәре, тагын “ел вакыйгасы” булырдай дистәләгән әсәр һәм китап… Ел ахыры якынлашса да, әдәби вакыйга булырдай бу әсәрләргә карата, кайбер репликаларны исәпкә алмаганда, төпле һәм саллы тәнкыйди-аналитик мәкаләләр пәйда булмады. Бүгенге татар прозасының актив хәрәкәттә булуы, аның яңа эзләнүләре һәм табышлары хакында гомуми обзор мәкаләсе дә күренмәде.

Аның каравы, тәнкыйть төрле форматта уза торган “түгәрәк өстәлләр”гә, остаханәләргә, семинарларга, әдәби судларга, конкурс-фестивальләргә күчте. Мондый “җанлы тәнкыйть” берничә ел элек башланып, соңгы елда тагын да көчәя төште. Татарстан язучылар берлегендә, тәнкыйть остаханәсе кысаларында узган “тәнкыйди чаралар”дан Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая?”, “Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романнарына багышланган “әдәби җыен”нарны аеруча хуплап телгә аласы килә. Әлеге чараларда ике әсәргә карата да төп фикер ачык билгеләнде: бу әсәрләр татар прозасында җанлылык тудырды, аның үсешенә импульс бирде. Ләкин шул да аңлашылды: бер утырышта гына мондый күләмле әсәрләрнең асыл сыйфатларын, ягъни идея-тематик үзенчәлекләрен, методологик нигезләрен, поэтик казанышларын, образлар үсешендәге әверелешләрне (метаморфозаларны) билгеләү мөмкин түгел иде. Бүген дә әлеге ике әсәр хакында кулуарларда җанлы бәхәсләр дәвам итә, якын араларда бу җанлы әңгәмәләр, бәхәсләр саллы-саллы мәкаләләр булып җитешер дигән өметтә калабыз. Бер уңайдан, кулларына каләм алган тәнкыйтьчеләребез колагына бер теләк тә белдерәсе килә; бу теләк әлеге утырыш-җыеннарда да зур яңгыраш алды:

– Тарихи шәхесләргә нисбәт ителгән герой-каһарманнар тарихи мохиттән, милли вазгыятьтән аерым каралырга тиеш түгел. Бу – бер. Икенчедән, аларның тормышы, язмышы, яшәү кредолары шул чорның тарихи-иҗтимагый шартлары белән мотивлаштырылырга һәм аңлатылырга тиеш. Кабатлап әйтәм: акланырга түгел, аңлатылырга тиеш. Ягъни, әлеге тарихи шәхесләребезгә бүгенге иҗтимагый-сәяси формация һәм  милли вазгыять  югарылыгыннан бәя бирү һич тә дөрес булмас иде. Дөресен генә әйткәндә, югарыда телгә алынган ике әсәр белән танышканда, бу юнәлештә уйланырлык әйберләр күп кала…

 

         Тукай районында, Татарстан Язучылар берлегендә узган “Яшь иҗатчылар” семинарларын да әдәби тәнкыйть үсешен билгеләүче чаралар исемлегенә кертер идем. Анда тәҗрибәле остаз-наставниклар – нечкә тәнкыйди тоемы булган әдипләрнең иң олпатлары –  алтмыштан артык яшь иҗатчының әсәренә бүгенге әдәби процесс логикасына яраклы рәвештә, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть кануннары нигезендә бәя биреп, бик кирәкле эш башкардылар. Бүген татар әдәбиятында “җанлы тәнкыйть” традицияләренең көн тәртибенә куелуы хакында ныклап сүз алып барырга мөмкин, минемчә.

 

“Идел” журналында берничә ел барган “Әдәби суд” форматы да 2019 елда уңышлы дәвам итте.

         19 мартта Байлар Сабасында узган, Ильмира Гыймаева иҗатына багышланган, 19 сентябрьдә Апаста узган, Руцилә Садриева иҗатына багышланган “әдәби судлар” аеруча истә калды. Бу утырышларда чын мәгънәсендә тәнкыйди фикер тантана итте! Тәнкыйтьче ролендә кем диген, – безнең шагыйрь дустыбыз Рифат Сәлах. Мин үзем, әлеге “суд”ларның утырыш беркетмәләре белән танышканда Рифатның тирән, эзлекле, дәлилле һәм салкын тәнкыйтен (юрист булуы үзен сиздерә) сокланып укыдым. Аңа киләчәктә бу юнәлештә дә каләм тибрәтергә кирәк, дигән ныклы теләк-фикер дә туган иде ул судлар барышында.

 

х х х

 

2019 елгы тәнкыйть елъязмасын иң элек үзебезнең милли журналларыбыз һәм газеталарыбыз битләрендә таба алабыз. “Казан утлары”нда, “Мәйдан”да, “Идел”дә быел шактый гына язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр дөнья күрде, шулай ук “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” битләрендә дә әдәби-тәнкыйди язмалар күренгәләп торды. Һәрбер санда диярлек басылып торган язмалар арасында игътибарны аеруча “Казан утлары” башлап җибәргән “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасы җәлеп итте. Бик отышлы формат уйлап табылган. Бу тәҗрибә яшь язучы-шагыйрьләрнең үз иҗатына да, гомумән, тәнкыйди фикер үсешенә дә зур йогынты ясаячак, минемчә.

Тәнкыйтьче ролен башкаручы Дания Заһидуллина әдәбият белем буенча һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә алып барган гаять актив эшчәнлеге белән сокландыра. Шикләнми әйтергә мөмкин: ул хәзер безнең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть буенча төп әйдаманыбыз! Әле генә телгә алган рубриканы да аңа тапшырып, “Казан утлары” дөрес эшләгән. Даниянең тәнкыйть язмалары һәрвакыт фәнни яктан нигезләнгән, фикере исә аналитик рухта;  ул нәтиҗәләрне дә, дөнья казанышларын истә тотып, әдәбият кануннары нигезендә чыгара… Аерым очракларда академизм элементлары тыгызланып китсә дә, тәнкыйтьче-галимәнең стиле йөгерек, фикере ачык, тәнкыйте итәгатьле. Яшьләр иҗаты турында язганда бу аеруча мөһим.

Вакыт кысан булу сәбәпле, “Җәһәт тәнкыйть”тәге барлык язмаларга да тукталып тормыйм. Абсолют күпчелеген хуплаган хәлдә, Д.Заһидуллинаның берничә тәнкыйди парчасына карата гына үзгәрәк  фикер әйтергә батырчылык итәм.

         Журналның гыйнвар санында ук бик кызык материал бирелгән: талантлы шагыйрь Булат Ибраһимов шигырьләре һәм бу шигырьләргә карата Дания Заһидуллина тәнкыйте. Сүз дә юк, егет – феномен. Хәтта аңлашылып бетмәгән дәрәҗәдә талантлы. Менә шул аңлашылып җитмәгән талант алдында каушабрак калган кебек тоелды миңа тәнкыйтьчебез. Гомердә булмаганча, кыенсына кебек ул тәнкыйть сүзе әйтергә. Ике генә мисал. “Кыш бабайга хат” әсәренең тәмамлану өлеше шактый катлаулы. “Ә югыйсә, елдагыча яздым” дигән соңгы юлны укыгач, кайсы юнәлештә уйларга белми аптырап торасың. Моны тәнкыйтьче дә тойган. Ул: “Елдагыча яздым” тезмәсенең кабатлануы лирик геройны “бәхетсез илдә яшәүче беркатлы  кеше буларак күз алдына  китереп бастыра”, дип аңлатмакчы була…  Алай гына микән? “Бу илдә геройның туган телен аңламыйлар” дигән “яңа эчтәлек” тә: “Кыш бабайга язган хатым нигә әйләнеп кайтты икән”, дип аптырап утыручы “беркатлы кеше” язмышын, бу язмышның драматизмын, хәтта трагизмын ачып бетерә алмый, минемчә.

“Беләсеңме, Тукай?..” әсәре белән дә шундыйрак хәл. Тәнкыйтьче бу әсәрдәге катлаулы, хәтта аңлаешсыз, абсурд урыннарны тоя, төртеп күрсәтә, әмма, нигәдер, бу күренешләргә тәнкыйть фикере белдерергә батырчылык итми. “Образлар ярдәмендә тудырылган милләт сурәте, – ди ул, –  тагын да көчлерәк бер абсурд образ белән йомгаклана. Шунда ук текст китерелә: “Беләсеңме, Тукай? Бар да үтә. Бар да үтә. Һәм бу… Үтәчәк…” Мин үзем “көчлерәк образ” дигәнгә дәлил таба алмадым бу гыйбарәләрдән.  Аны тәнкыйтьче үзе дә тоя һәм яза: “Сөләйман йөзегендәге, шәркый әдәбиятлар өчен лейтмотив булган фикернең нинди контекстта әйтелүе аңлашылмый, – ди ул, – моның үтүе  – ул яхшымы, әллә начармы? Әлеге сорауга җавап юк,  –  ди. Шуннан соң, ни өчендер, тәнкыйтьче бу аңлашылмаучанлыкны аклый башлый, хәтта: “Шигырьнең уйландыру сәләте менә шунда (?),” дип игълан итә. Ниһаять, “Дөнья сурәтенең бертөрле җавапка яки гармониягә китерелмәве – Булат Ибраһим иҗатының да көчле ягы булып чыга”, – дигән, күңелне каршылыклы уйларга дучар итә торган фикерне әйтә.     Миләүшә Гафурова шигырьләренә, Айгөл Абрахманова, Чулпан Хаҗиева хикәяләренә карата бирелгән “җәһәт тәнкыйть” мәкаләләрендә дә әсәрнең методологик һәм поэтик якларына җентекле тукталып, нигездә авторның үзенчәлекле, еш кына модернистик сөйләү рәвешенә, уйлау рәвешенә бәя биреп тә, әдәбиятка, рухияткә алып килгән уй-фикер, идея-тематик яңалыгына, бигрәк тә милли идеягә никадәр дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүләренә игътибар җитенкерәми кебек.

Бу үзгә фикерләрдән соң ихлас күңелдән тәкрарлап әйтәм: Дания Заһидуллинаның, бик тә төгәл бәя бирелгән, тирәнтен ачылган, яшь авторларның әдәби язмышына тәэсир итәрлек “җәһәт тәнкыйть” мәкаләләре байтак. Әйтик, Разалина Тимербулатова, Ләйлә Хәбибуллина, Альбина Гайнуллина һ.б. яшь иҗатчылар әсәрләре хакындагы оператив-җыйнак бәяләр шактый төгәл һәм ышандыра…

 

Дания Заһидуллина 2019 елда “Мәйдан” журналында “Әдәби хәрәкәт” дигән, саннан санга дәвам итеп барган күләмле язмасы белән катнашты. Юк, мин бу язманы әдәбият белеме кысаларына гына куып кертмәс идем. Бу – чын мәгънәсендә тәнкыйди хезмәт. Узган гасырның 80 елларыннан башлап 2000нче елларга  кадәрге әдәби хәрәкәтнең елъязмасы кебек ул.  Бу хезмәтне тизрәк китап итеп күрәсе килә. Афәрин, Дания ханым!

 

х х х

 

2019 елда татар әдәби тәнкыйтендә зур темаларга ике мәкалә дөнья күрде. Аның  берсе – өлкән галимебез һәм тәнкыйтьчебез Тәгат ага Галиуллинның “Казан утлары” журналының 11-12 саннарында басылган “Таяну ноктасын эзләгәндә” дигән күләмле мәкаләсе. “Хәзерге татар поэмасына бер караш” дигән девиз астында бирелгән бу мәкалә бик вакытлы дөнья күрде дип уйлыйм. Чөнки соңгы берничә дистә ел эчендә шигърият мәйданында пәйда булган поэмалар бәясез-нисез яшиләр иде.

Мәкаләдә акцентлар дөрес куелган дип уйлыйм: автор темаларны һәм авторларны берьюлы бер җепкә тезеп алып бара. Критерий да дөрес билгеләнгән: бүгенге поэмалар хәзерге татар вазгыяте кысаларында милли рухның, телнең, гомумән милли яшәешнең бирелешен, аның яңарышын никадәр һәм ничек сурәтлиләр? Авторларның фикерләү үзенчәлекләрен дә искә алырга онытмый Тәлгат ага. Мәсәлән, Ренат Харис поэмаларын күзаллап чыккач, ул һич икеләнмичә: “Автор метафорик фикерләүгә өстенлек биргән өслүбенә турылыклы калган”, дип белдерә. Ләкин әдәби иҗат, бигрәк тә шигърият алай гына гади һәм берьяклы була алмый. Тәнкыйтьче моны үзе дә сизә, бу әсәрләргә “бер үк камытны” кидертеп булмавын искәртә, Чынлап та, “Уба”, “Татар Титанигы”, өлешчә “Урам” поэмаларыында иҗтимагый эчтәлек, публицистик  аһәң өстенлек итсә, “Мәхәббәт” поэмасында интим хис кискен конфикт кысаларында хәл ителә, ә менә “Бәкер сазы”нда мифологик романтизм алгы планга чыга.

Т.Галиуллин тәнкыйтендә тәнкыйть үзе ни дәрәҗәдә соң? Алдарак әйтә башлаган идем инде: агымдагы елда тәнкыйтьчеләр тикшерү объектына карата кискен сүз әйтүдән сакланыбрак торалар кебек. Мин мондый тәнкыйтьне “сак тәнкыйть” дип атыйм. Тәлгат ага тәнкыйтендә дә шул ук хәл икән. Мәсәлән, Ренат Харисның “Уба” поэмасын анализлаганда ул шактый йомшаклык күрсәтә. Дөресрәге, тәнкыйть сүзен әйтеп тә өлгерми, аны үзе үк тартып та ала… Озынрак булса да, тәнкыйтьченең “Уба” поэмасына карата фикер сөрешен тулысынча китерәм:

Поэманың композицион төзелешенә нисбәттән бер теләгемне әйтми калдыра алмыйм, – ди ул. –  Бәлки “үгезне мөгезеннән алып”, поэманы ике тракторчы арасындагы низагны сурәтләүдән, җир убылып төшү хакындагы риваятьтән башлап, сталинизм шаукымы, хәзерге рухи халәтебез, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең  иҗтимагый яшәешкә тәэсире  турында уйлану-бәяләрне бер тирәгәрәк тупласаң, поэманың төзелеше камилрәк булыр иде, дип язмакчы идем дә, аңыма килеп, абзый, тукта әле син, дип, каләмемне читкәрәк куйдым…” (?) – дип тәмамлый үзенең тәнкыйтен Тәлгат ага.

М.Мирза поэмаларына да тулы анализ бирелә. Бу шагыйрь каләмендә “миниатюр поэмалар”ның кабат тергезелүен, яңаруын хупласа да, тәнкыйтьче “Хәбибҗамал” поэмасында авторның һаман да искечәрәк рухта фикер йөртүенә үртәлә һәм аны сак кына шелтәләп ала: “Тулаем  поэманың фикер вә зиһиният сөрешен хуплаган хәлдә,- ди ул, –  түбәндә китереләчәк өзекне укыгач, шагыйрь эчтәлекле юнәлешне дөрес сайласа да, нәтиҗәсе “искечәрәк” дигән нәтиҗә кала:

                            Кубарылып үзгәрешләр җиле исте,

                                   Ни күрер ил. Әлегә аңлап булмас та…

                                   Яңа Кормаш яңарып килә яңадан.

Һәм… менә Тәлгат ага тәнкыйтенең “сак” өлеше: Авторга тел-теш тидермәскә теләпме,“…Татар теленең, гомумән милләтнең язмышы кыл өстендә торуын, баш очыбызда кара болытларның куерганнан-куера баруын күрми калмас Мөхәммәт Мирза…” – дип әйтүне кирәк таба ул. “Сак тәнкыйть”кә тагын бер мисал: “Поэманы бизәүче шәхес – Мирза Ибраһимовның рухи дөньясы, аерым алганда,  сугышка мөнәсәбәте, бәясе ачылып бетмәгән дип, ачынып, үрсәләнеп утырганда, Дәрдемәнднең “Сөт калыр, ватан китәр” дигән табышмагын дәвам иткәндәй яңгыраган юлларга юлыгып, шагыйрь өчен сөенеп куйдым, – ди мәкалә авторы (ә текст түбәндәгедән гыйбарәт:“Барын-югын күрдек ил белән… Ил дигәнем – үзебез инде, Үксез ятимнәрнең тиңнәре…”).

Рәниф Шәрипов поэмаларына карата да Тәлгат ага сак анализ бирә. Әмма шагыйрьнең поэмаларын “тормышчан реализмга, аның да натуралистик  юнәлеш өстенлек иткән канатына” мөнәсәбәттә тикшерүе бераз шик уята. Рәнифнең менә дигән романтик рухтагы поэмалары бар. Хәтта мәкаләдә сүз барган “Вафирә” поэмасында да шартлы-романтик алымнар еш кулланыла. Тәнкыйтьче хаклы рәвештә: “Рәнифкә табигый сәләттән килгән зәвыклылык, матурлыкны ачып бетерү җитми, милләт, тел язмышы турындагы публицистик юлларның  бер-берсенә мәгънәви якын булып, гелән маңгайга бәреп кабатлануы,  һәрдаим отышлы яңгыраш алып  гаҗәпләндерми башлый”, – дип әйтергә мәҗбүр булса да, шагыйрь арсеналындагы күптөрле поэтик алымнарны, лирик поэмага хас фәлсәфи, хикмәти “төен”нәрне һич кенә кире кагып булмый.

 

Зур проблематиканы үз эченә алган икенче бер мәкалә – Айгөл Әхмәтгалиеваның “Мәйдан” журналының 9 санында басылып чыккан “Балалар әдәбияты  – йолдызлы әдәбият” дигән күләмле мәкаләсе.

Бу язма да – бик мәгънәле һәм бик вакытлы язма булып чыкты. Соңгы елларда балалар әдәбияты буенча актив эш алып барган Ләйлә Минһаҗева янәшәсендә тагын бер автор пәйда булды. Аның да хатын-кыз булуы – ямь өстенә ямь өсти. Иманым камил: хатын-кыз, ана кеше балалар күңелен, балалар  психологиясен, балалар шигъриятен  тагын  да нечкәрәк,  тәэсирлерәк тоя.

Мәкаләдә яңа чор татар балалар әдәбиятына шактый тәфсилле анализ бирелә. Төп акцентлар хәзерге әдәбият белемендә оешкан фикерләрдән әллә ни аерылмаса да, Айгөлнең үткен каләменнән күңелне сискәндерердәй  фикерләр тамып тора: “Бүген җәмгыятьтә  өр-яңа буын – рухи яктан гарип булган буын формалашып килә”;“Шигырь юына яшерелгән йолдыз яктылыгы турында сирәк уйлана”; ”Балалар өчен хикәя яисә шигырь язарга алынган каләм иясеннән иң беренче чиратта үзе һәм бала шәхесе арасында киртә тормау, шул ук вакытта үзенең рәссам булуы таләп ителә”; “Балалар өчен язылган шигырь акыл сатуга, үгет”нәсихәткә  кайтып калса, үз көчен шул мизгелдә үк югалта” һ.б.

         Автор бүгенге көндә татар әдәбиятында аеруча балалар һәм үсмерләр өчен чәчмә әсәрләрнең аз булуы өчен борчыла, бу хәлнең сәбәпләрен эзли, кризистан чыгу юлларын барлый. Шул уңадан Алмаз Гыймадиев, Рәшит Бәшәр кебек, бер-берсен бөтенләй кабатламый торган ике прозаикның  иҗатын уңай үрнәк итеп тәкъдим итә.

 

х х х

 

Агымдагы елда берничә саллы гына иҗат портреты күзгә чалынды. Шуларның иң күләмлесе – Дания Заһидуллинаның “Мәйдан” журналында (июнь санында) басылган, Фәүзия Бәйрамова иҗатына багышланган күләмле хезмәте. “Милләтпәрвәр язучы” дип исемләнгән бу язмасында галимә-тәнкыйтьче күренекле шәхесебез Фәүзия Бәйрамова иҗатын эзлекле рәвештә, бөртекләп күзәтеп чыга. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле алым белән, үзенә генә хас тәнкыйди фикерләү кулланып, акцентлар куеп, бәяләп бара. Бу үзенчәлек, әлбәттә, иң элек язучының тирән психологизмга нигезләнгән символик фикерләве, модернистик поэтик алымнары белән бәйле. “Болын”да төп символлар – БОЛЫН, УПКЫН; “Битлек”тә, исеменнән үк күренгәнчә – БИТЛЕК; “Кыңгырау”да – КЫҢГЫРАУ, ул хәтер дә, сабак та, шаһит тә, намус та; бу әсәрдә Айсылу исемле кыз образы да, Өстернәс исемле авыл да символга кадәр үскәннәр; шулай ук ЯШЕН символы; “Күл балыгы”нда – ҖИР ӨСТЕ һәм КҮЛ ТӨБЕ; “Канатсыз акчарлаклар”да – АК МАҢГАЙ, АК ЙӨЗ, БҮРЕКҮЗ; “Безне онытмагыз” драмасында “ ТИЛЕ ДАҺИ, ТИЛЕ ТҮРӘ, ТИЛЕ ХАТЫН, ДЕМОКРАТ… Шулай язучының бөтен иҗаты буенча символлар сәяхәте дәвам итә. Әйтергә кирәк, символлар аша күзанган шулкадәр төгәл фикер, төгәл бәя Фәүзиянең катлаулы иҗатын күзаллауны, кабул итүне гаять җиңеләйтә, үтемле итә. Инде тәнкыйтьченең үзеннән дә бер мисал китерик. Ул “Соңгы намаз” дигән әсәр турында. “Язучы фикерләрен символлар ярдәмендә ассызыклап бара”, – ди ул. – Роман башында образ буларак кулланылган ЙОРТ, кабатланып, символга әйләнә”.”Бәндәләрнең җир күтәрмәслек эшләрен Йорт күтәрде, явызлыкларын һәм бозыклыкларын таш куенына  яшерергә мәҗбүр булды…”

         Д.Заһидуллина язучының иҗади үсеш этапларын да (сызлануга, ялгызлыкка нигезләнгән психологизм, постколониаль мотивларны үзәккә куйган милли романнар, шәхесләргә багышланган тарихи романнар) шактый дәлилле анализлый, төп фикерне дә ышандырырлык итеп әйтә: “Аның үзәк персонажлары, милли характердагы каршылыкка очрап, күп сынаулар аша кичеп, көрәшчегә әйләнәләр”, – ди ул.

 

Әдипләрнең иҗат портретын тудырырга омтылган мәкаләләр шактый җыела. Аларның авторлары Дания Заһидуллина тудырган кадәр зур дөнья тудыра алмасалар да, 2019 ел әдәби тәнкыйтенә шактый саллы өлеш керткәннәр. Бу уңайдан Әлфәт Закирҗановның “Өч китапта – өч хикмәт” (Тәлгат Галиуллин иҗатына бер караш, (“К.У.”, 4 сан), Илһам Фәттаховның, Канәфи Бадиковның шул ук Тәлгат Галиуллин иҗатына багышланган “Кояшлы иҗат”, “Иҗаты лаеклы” дигән мәкаләләре (“Мәдәни җомга”, 5 апрель;“Мәдәни җомга”, 19 апрель), Марсель Бакировның Эльмира Шәрифуллина иҗаты хакында “Шигъриятнең җаны – ихласлык” дигән саллы хезмәте (“Мәдәни җомга”, 19 апрель), Гөлфия Гайнуллинаның Галимҗан Гыйльманов иҗаты турында “Ихлас иҗатлы әдип” (“Ватаным Татарстан, 13 апрель) дигән мәкаләсе, Зиннур Мансуровның  Эльмира Шәрифуллина иҗаты турында “Гыйбрәтле күңел гаме” (“Мәдәни җомга”, 5 апрель) дигән язмасы һәм тагын шундый ике дистәдән артык аналитик мәкалә-портретны ел уңышы булырдай әсәрләр исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде. Олы шагыйрь һәм фикер иясе  Зиннур ага каләменнән төшкән соңгы мәкалә турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Бик төпле һәм җитди, фәлсәфи акцентларны шактый төгәл билгеләгән хезмәт бу. Анда беренче мәртәбә Эльмира Шәрифуллина шәхесе  “МИЛЛӘТ ХАДИМӘСЕ  БУЛЫРГА  ИМАН  КИТЕРГӘН” шагыйрә буларак (цитата) күз алдына килеп баса.

 

Бу төр мәкаләләрнең үзенчәлеге шунда, алар иҗатлары тикшерү объекты итеп алынган әдипләрне Тукай премиясенә тәкъдим ителү уңаеннан язылганнар һәм басылганнар. Мондый тип мәкаләләрдә тәнкыйть булмый да шикелле. Шулай да, алар арасында бер мәкалә үзенең чын мәгънәсендә тәнкыйди, кискен һәм тирән фикерләре белән аерылып тора. Ул да булса, Җамал Вәлиди премиясенең 2019 елгы лауреаты Фәрит Яхинның Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган “Әдәбиятның мөлаем вакыйгалары” (“Идел”, март; “Мәдәни җомга”, 22 апрель), иң элек “Идел” журналында (февраль), соңрак киңәйтелгән вариантта “Мәдәни җомга” газетасында (апрель) басылып чыккан күләмле тәнкыйди хезмәте. Бу мәкаләсендә тәнкыйтьче, мәгълүм бер язучының иҗат мирасын барлау белән генә чикләнмичә, бүгенге татар язучысының иҗат принциплары, гомумән, иҗат кредосы, иманы һәм миссиясе хакында шактый тирәннән фикер йөртә. Язучының үтә дә үзенчәлекле, хәтта гайре табигый, рухани  миссия башкаручы шәхес булырга тиешлеге хакында кат-кат инандыргач, романтик рухта, хәтта символик, метафизик алымнар ярдәмендә бүгенге әдәби процесска бәя бирергә омтыла. Һичшиксез, Фәрит Яхин – язу стиле, фикер сөреше ягыннан да бүгенге әдәби тәнкыйтьтә иң кызыклы авторларның берсе.

Гөлүсә Батталованың “Марсель Галиев синдромы” дигән мәкаләсе (“Мәдәни җомга”, 5 апрель) дә үзенчәлекле фикерләүгә корылган булуы белән аерылып тора. Шагыйрәнең эчке монологы, “күңелләр сөйләше” рәвешендәрәк фикерләү аша күзалланган  ЛИРИК ПОРТРЕТ яңалык, ачыш кебек кабул ителергә мөмкин. Остазы Марсель Галиев иҗатының асыл сыйфатларын үз язмышы, үз күңеле аша үткәреп, үз хисләрендә сынап, җылытып, назлап күрсәтеп бирә алган Гөлүсә. Бу әдәби-тәнкыйди язма чын мәгънәсендә бөтен әдәби төрләрне бергә берләштергән әдәби әсәр кебек кабул ителә.

 

х х х

 

Агымдагы елның тәнкыйди фикерен юбилей мәкаләләреннән дә эзләргә тырышып карадым. Һәм берничә бик фәһемле язмага юлыктым.  Алары да өлкән тәнкыйтьчеләр каләменнән төшкән.

Рифат ага Сверигинның “Богаулардан арыну” дип исемләнгән, өлкән язучыбыз Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган язма игътибарны шундук җәлеп итте (“К.У”, 1 сан). Әхәт ага иҗатына бу кадәр төпле анализ, бәя бирелгәне юк иде әле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Бу язма белән танышканда татар әдәбияты өчен, бу очракта Әхәт Гаффар иҗаты өчен горурлану хисләре кичерәсең. Укучы күңелендә бу матур хисне тудыру да, минемчә, әдәби тәнкыйтьнең бер бурычыдыр.

Иң элек автор Әхәт Гаффар иҗатын  “Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләреннән һич кайтышсыз булган” иҗат дип бәяли. Нигездә юбиляр әдипнең “Богау” дигән әсәренә таянып,, тәнкыйтьче аның иҗаты өчен хас булган төп үзенчәлекне билгеләүгә ирешә: “Символлар, күп мәгънәле метафоралар тарафдары Ә.Гаффарның, үз иҗат җимешенә аңлаешлы, шомлы исем куеп, укучы алдына чыгуы сискәндереп җибәрә – кешенең тәненә, кулына, аягына кигертелгән богаулар бик ачык, конкрет халәтендә күз алдына килә: гүя ул богаулар безнең үзебезне, һәкайсыбызны буып, чикләп, кысып тора – аларны тизрәк өзәсе, котыласы килә. – ди мәкалә авторы. Һәм дәвам итә: – Берәүләр аларны (ягъни, богауларны) киң социаль яссылыкта – тоталитар режимның халыкларны рәнҗетүе, интектерүе һәм шуңа каршы көрәш дип аңласа, икенчеләр эстетик җирлектә – элеккеге катып калган постулатлардан котылу кирәклеге дип уйласа, безнеңчә, язучы әлеге төшенчәгә тагын да тирәнрәк  мәгънә сала: кешенең хөрлегенә, азатлыгына, үзенчә яшәвенә, тормышны аңлавына, олы Тәңре хөкеменнән башка һичнинди киртәләр булмаска тиеш дип саный, һәм шушы хакыйкать аның бөтен иҗаты белән раслана. Әхәт Гаффар иҗатын иңләгән яктылык гүзәллеге әнә шуннан килә дә инде”, – ди ул. Тәнкыйтьче Ә.Гаффар иҗатын татар прозасының соңгы казанышлары яссылыгана куеп карый, хәтта модернистик юнәлешләр белән дә янәшәлек эзли. Эрнст Хэмингуэй һәм Гоголь иҗатларындагы мотивларны, алымнарны табып сөенә һәм бу сөенечен укучы белән дә уртаклаша. Минемчә, Рифат аганың бу язмасы юбилей мәкаләсе кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, чын тәнкыйди-аналитик хезмәт буларак каралырга, бәяләнергә хаклы.

 

Рифә Рахманның Газинур Моратка 60 яшь тулу уңаеннан тәкъдим ителгән “Уйлы сәгатьләрне кайтарган шагыйрь” дигән мәкаләсен (“К.У.” 2019, 9 сан) дә “юбилей мәкаләләре” рәтенә кертеп карар идем.  “Тукай һәм татар әдәбияты” дигән рубрика кысаларында бирелгән бу язма (дөресен әйтим, бу рубриканың исеме миңа ошап бетми, Тукайны татар әдәбиятыннан аерып куйган кебек ул), әлбәттә инде, Газинур иҗатында Тукай рухын эзләүгә багышланган. Чынлап та, автор якташ шагыйре иҗатында Тукай әдәби мирасындагы охшаш мотивлар, уртак темалар, образлар, детальләр табу белән мавыкмыйча, чын мәгънәсендә ТУКАЙ РУХЫН эзләү белән шөгыльләнә. Һәм дөрес тә эшли; бүгенге олы шагыйрьләр белән Тукай арасындагы багланышлар хакында сүз рухи сыйфатлар, милли идея белән бәйле принциплар, рухани тәгълиматлар яссылыгында гына алып барылырга мөмкин.

Рифә Рахман шул хакта яза да: “Публицистик аһәңлелеккә Газинур нәкъ менә Тукайдан килгән әдәби алымнар ярдәмендә ирешә дә”, – ди ул.

Моннан соң да Тукай белән Газинурны бер орбитага менгереп куя торган сыйфатлар аталыр дип көтсәк тә, “Газинурда, Тукайдагы кебек, мәхәббәт темасы зур урын алып тормый” дигән фикердән кала, яисә “милли лидер”, “пәйгамбәрлек миссиясе” төшенчәләре белән бәйле уйланулардан башка зур, принципиаль нәтиҗәләр чыгарылмый. Мәкаләнең “Г.Морат кайбер әсәрләрендә остазы Тукай юлыннан  китеп, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен башка халыклар алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманнан алынган тарихи фактлардан файдаланып та аңлата” дип башланган өлеше, гомумән, авыр кабул ителә, бөтенләй аңлашылмый дияргә дә мөмкин.

Ә бит Газинур Морат иҗатында Тукайда үзәк мотив-темалардан булган фидаилык, хәтта аскетлык темасы, шагыйрьлек миссиясен руханилык, корбанлык кимәлендә кабул итү мотивы, рухи, милли позицияләрдәге компромиссызлык, авылны миллилек, татарлык белән тиңләп карау, мәхәббәттәге чарасызлык һәм башка кайбер тема-мотивларны үз иҗатында актив куллана, үстерә, яңа фикерләр, яңа образлар белән баета, үзенчәлекле символлар һәм милли кодлар белән ныгыта. Юбилейга өлгертәм дип, ашыгыбрак язганмы, – әдәбиятта төп тәнкыйть фикерен әйтеп бара торган Рифә бу кыска гына язмасында Газинурны Тукай мәктәбеннән чыккан шагыйрь буларак ачып бетерә алмаган, минемчә. Бәлки, Газинурның Тукай күлмәгенә генә сыешып бетә алмавы күпмедер комачаулык иткәндер?

Бер уңайдан мәкалә авторының фикеренә мисал итеп китерелгән шигъри текстның Газинурныкы булмавын да искәртеп үтәсе килә.

 

х х х

 

Иң куанычлысы: бүген татарда көн үзәгендә  булган тәнкыйтьче-фикер ияләренең үз юбилейлары уңаеннан да матур-матур мәкаләләр күренеп калды. Соңгы елларда әдәби процесска ныклап кереп барган  “Мәйдан” журналы бу яклап та барысын уздырды: танылган каләмдәшләребез Дания Заһидуллина турында да, Әлфәт Закирҗанов турында да мәкаләләр бирде (10 сан).

Әлфәт Закирҗановның  әдәбият фәнендәге йөзек кашыбыз Дания Заһидуллина турында язган мәкаләсе “Фәнни үрләрне яулап” дип атала. Бик бай һәм дәлилле, мисаллар, исем-атамалар, саллы фикерләр күп булуга карамастан, җиңел укыла торган материал. Иң мөһиме, автор Дания Заһидуллина хезмәтләре мисалында бүгенге татар әдәби тәнкыйтенең ныклы фәнни нигезгә куелган булуын тәкрарлап күрсәтә, кат-кат дәлилли һәм раслый.

 

Әлфәтнең үзе турындагы мәкаләне, чәчмә әдәбияттагы уңышлары өстенә әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә кыю рәвештә каләм сыный башлаган Айгөл Әхмәтгалиева язган. “Каләм изгегә тартыр…” дигән бу мәкалә дә каләмдәшебезнең кешелек портретын тулысынча күз алдына китереп бастыра. Бу язма белән танышкан саен күңелдә бер уй көчәя бара: билгеле шәхес турында язганда, аның соңгы казанышларын санап чыгудан бигрәк, аны шәхеслеккә, олы әдәбиятка, фәнгә алып килгән тормыш баскычларын күзәтеп чыгу кызыграк икән! Бүгенге әдәби тәнкыйть юнәлешендә җигелеп эшләүче каләмдәшебез хакында беренче төпле, саллы мәкалә түгел микән әле бу?!

 

х х х

         Фәүзия Бәйрамован каләменнән төшкән, Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Мәдәни җомга”да басылган (15 февраль) “Үз заманының  Фәнзаманы” дигән мәкаләсе дә елның уңай казанышлары исемлегенә керә ала, минемчә. Мәкалә үзенчәлекле әдип-шагыйрьнең иҗатын гел генә өскә калкытып, күкләргә күтәреп бәяләсә дә, Фәүзиянең аналитик фикерләве, тормыш, милләт, язмыш  гыйбрәтләрен символлар аша  күзаллый белүе бу язманың әһәмиятен бермә-бер күтәрә. Көчле публицистик башлангыч белән шактый  ныгытылган бу әсәр янәшәсенә тагын дистәләгән ярым тәнкыйди, ярымпублицистик хезмәтне куярга мөмкин. 2019 елның милләтебез өчен катлаулы һәм проблемалы, хәтта югалтулы ел булуы тәнкыйть фикеренең публицистик канатын җанландырып, кискенләндереп җибәрде… Тел, милләт, дәүләтчелек язмышына багышланган бик күп мәкаләләр, язмалар дөнья күрде. Бу мәкалә авторларының абсолют күпчелеге язучылар, шагыйрьләр иде. “Мәдәни җомга” газетасының “Җан авазы” рубрикасын язучылар тулысынча үз кулларына алдылар. Тәлгат Галиуллинның “Тел – милләт сакчысы”, Рашат Низаминың “Зыялылар эзлим”, Хәнәфи Бәдигыйның “Тел – кешелек маягы”, Әхәт Сафиуллинның “Түрәләрнең халыкка мөнәсәбәте” кебек язмалар әдәби генә түгел, хәтта күбрәк тарихи һәм сәяси рухта язылган иде.

Ярымпублицистик кискен-тәнкыйди мәкаләләр рәтенә Әхтәм Зариповның “ДӘГЪВАТ” дигән, исеме белән үк актуальлеккә дәгъва итүче күләмле мәкаләсен кертер идем (“Мәдәни җомга”, 21 декабрь, 2018 ел) Автор бу язмасында татарның бүгенге көндәге иң авырткан җиренә – дәреслекләргә кагыла. “Дәреслекләргә нинди әсәрләр керергә тиеш?”, “Бүген мәктәп укучысы өчен кайсы авторлар кызык?” – шундый һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзли Әхтәм ага.  Мәгариф җитәкчеләре һичшиксез танышырга тиеш бу актуаль мәкалә белән.

 

х х х

2019 елда әдәби тәнкыйтьнең бер төре булган рецензия дә тик ятмады, газета һәм журнал битләрендә (бигрәк тә “Мәдәни җомга” газетасы сәхифәләрендә) һәрвакыт актив позициядә торды.

Шудыйларның иң саллысы – Фәүзия Бәйрамованың Равия Шәйдуллина-Мурат каләменнән төшкән “Язмышлар шәҗәрәсе” исемле роман-китап турында аналитик мәкаләсе. Үз фикерләү, анализлау стиленә тугры калып, Фәүзия Бәйрамова бу китапны өр-яңадан сүтеп җыя, аны идея-тематикасы ягыннан да, образлар бирелеше, үстерелеше ягыннан да җентекләп тикшерә, шул ук вакытта романның композицион яктан, стиль ягыннан йомшак якларын да атап күрсәтә. Һәм соңгы нәтиҗәне чыгара: Әлеге “кимчелекләргә карамастан, Равилә ханымның бу романы – татар әдәбияты өчен көтеп алынган, кадерле әсәр булачак”, – дип белдерә ул.

 

Сүз әйтәсе килеп тел кычытып торган рецензияләрдән Гүзәлия Тарханованың “Ил язмышы – ир язмышы” дигән күләмле мәкаләсе (“Мәдәни җомга”, 15 март). Тәнкыйтьтә яңарак исем дип кабул иттем мин бу мәкаләне. Данил Салиховның “Чукрак” романына нисбәтле язылган ул. Бу язманы бер төрле генә кабул итеп булмый. Авыр язмышлар берсе өстендә берсе тыгызлап үрелгән катлаулы романга бәя биргәндә, текстагы материалдан бераз өскә күтәрелеп, автор сурәтләргә, әйтергә теләгәннәргә гомуми караш ташлап, фәлсәфи гомумиләштерүләр аша фикер йөртергә кирәктер.

Мәкалә авторының кеше гомере озынлыгындагы тормыш урамы буйлап монотон рәвештә салмак кына фикер йөртүе, образлы һәм фикри акцентларның аз булуы аркасында фикер очы бик еш юагала, кайчакта чияләйләнеп кала… Ахыр чиктә бу тәнкыйди язма әсәрне сөйләп чыгуга гына кайтып кала. Образлар артыннан аларның язмыш арбаларына тагылап, ияреп йөрүче мәкалә авторы әсәрнең композицион үзенчәлекләренә бөтенләй дә тукталмый диярлек, тукталса, андагы кайбер төгәлсезлекләрне күреп, авторга үз киңәшләрен биргән булыр иде.

 

Менә тагын бер рецензия. Аяз Гыйләҗевнең “Сайланма әсәрләр” басылып чыгуы уңаеннан “Мәйдан” журналының 4 санында басылып чыккан “Күңелдә туган уйлар…” исемле мәкалә; авторы – танылган тәнкыйтьче  Әлфәт Закирҗанов. Бу мәкаләнең төп уңышы шунда: тәнкыйтьче башта ук Аяз Гыйләҗевнең максималист-әдип булуына ишарә итә һәм томнарга урнаштырылган материалларга шул рухта бәя дә бирә. Иң куанычлысы, автор бу җыйнак кына мәкаләсендә Аяз Гыйләҗев иҗатында әсәрдән-әсәргә күчеп бара торган төп мотив-идеяләрне билгели. Милләтнең киләчәк язмышына янаган куркыныч турында кат-кат искәрткән хәлдә, аның яшәешенә, көчәеп үсеп китүенә таяныч-нигезне әдип түбәндәгеләрдә күрә:

– милли буржуазиянең халык мәнфәгатьләренә йөз белән борылуы;

– татар җәмгыятенең 1917 елга кадәрле традицияләрен торгызу, кайтару;

– милли-дини тормышны яңарту.

Олы әдипнең олы иҗатыннан халкыбыз рухиятенә милли идея булып ятарлык идея-фикерләрне ачыклаган һәм аларны бүгенге иҗтимагый тормышыбызның көн тәртибенә куйган Әлфәт дустыбыз 2019 елда татар барышына, милли вазгыятькә битараф булмаган укучыларыбыз каршында “бер башка күтәрелде”, дисәм, һич ялгыш булмас.

 

Әйтүемчә, “Мәйдан” журналы рецензия жанрына шактый урын бирә. Ерак китеп тормыйча, журналның соңгы санын гына ачабаз. Анда шактый бай эчтәлекле ике рецензия урнаштырылган. Берсе – танылган шагыйрь Ленар Шәехнең “Үзем белән очрашу” исемле публицистик китабына карата филология кандидаты Резилә Минһаҗева язган рецензия (исеме: “Иҗатында – милләтебезнең җан тибеше”); икенчесе – шулай ук фәннәр кандидаты Лилия Галитзуллинаның Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган “Шигърияттән  – прозага” дигән мәкаләсе.

Язмалар төрле характерда булса да, авторларның икесе дә жанр таләпләренә бик җитди килгән. Классик стилне саклаган хәлдә, алар үзләренчә, әлбәттә инде, заманга яраклаштыру йөзеннән, яңачарак алымнар кулланырга тырышканнар. Мәсәлән, беренче очракта, Резилә Минһаҗева Ленар Шәехнең үз шәхесен калкытып куймыйча гына аның каләм очына эләккән авторлар, язучылар, шәхесләр хакында язуны мәгкуль күрә (ә бит алар арасыында Минтимер Шәймиевтән башлап олы иҗатка аяк кына басып килүче яшьләр дә бар). Бу шулай дөрестер дә. Чөнки Ленар Шәехнең  үз шәхесе, ахыр чиктә, шушы  бөек татарлар белән аралашкан вакытта ачыла. Ә инде Ленарның чәчмә иҗатына килгәндә, рецензиядә бу төр әсәрләр беренче җитди бәяләрен ала. Чынлыкта, бу язмада шагыйрьнең чәчмә иҗатка да хокукы барлыгы әйтелә, бу төрдә дә уңышларга ирешәчәге юрала.

Шундый ук хәл Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган рецензиядә дә күзәтелә. Шагыйрә каләменнән “төшкән” чәчмә әсәрләрне анализларга алынган Лилия бик кызык нәтиҗәләр ясый. Бу язма белән танышкач, уйлап куясың: татар әдәбиятында “шагыйрьләр хикәясе”, яки “шагыйрьләр бәяны, повесте, романы” дигән жанр формасы туып ятмый микән?

Бу урында “Мәйдан” журналы хезмәткәрләрен мактап телгә аласы килә: алар соңгы саннарда  әдәби тәнкыйтькә күп урын бирә башладылар, “Казан утлары” журналы белән ярыша-ярыша, сан саен бу өлкәдә ниндидер яңалык кулланырга тырышалар.

ЙОМГАКЛАП, шуны әйтәсе килә:

– Тәнкыйть бар һәм ул төрле.

         – Тәнкыйть аудиторияләргә, “түгәрәк өстәлләр”гә, семинарларга, ачык диспутларга күчә бара. Электрон ресурсларда көчәя.

         – Тәнкыйтьнең “җанлы” һәм “сак” төрләре күбәя, активлаша, чын тәнкыйть, кискен тәнкыйть формалары, киресенчә, пассивлаша яисә публицистик аһәң белән алышына бара.

         – Тәнкыйтьтә яшьләр юк дәрәҗәсендә аз. Бу күренеш якын арада хәл итеп булмаслык проблемага әверелергә мөмкин. Яшь әдәбиятны яшь тәнкыйть кенә дөрес аңлаячагы көн кебек ачык, югыйсә.

         -Якын арада яшь тәнкыйтьчеләрне барлап, семинар-уку курслары  үткәрергә кирәк.

         – Яшьләр, хәтта үсмерләр, балалар арасындагы әдәби конкурсларда да “әдәби тәнкыйть”, “публицистик тәнкыйть”, “эссе-тәнкыйть” буенча номинацияләр булдыру зарур.

         -Нәшриятларда “әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары” бастыруны даими күз уңында тотарга кирәк.

КЫСКАСЫ, милли фикер, милли идея әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә  чыныгу ала. Бу Тукай чорында да шулай булган, безнең чорда да шулай. Шуны онытмыйк, җәмәгать!


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева