Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗиның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Зоя Космодемьянская» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 1943 елда язылган әлеге поэманы Мәскәү шагыйре Борис Лукин тәрҗемә итте һәм Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарды.
“Әкияттәге Алтынчәчтәй…” исемле кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Борис Лукин, Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Айдар Гыймадиев, талантлы яшь җырчы Рөстәм Егоров, шагыйрьнең туганнары, якташлары катнашты. Чараны Г.Камал театры артистлары Илнур Закиров, Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина алып барды. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин.
Яңа комментарий өстәргә