Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәбир Ибраһим җырлый-җырлый яңа китабын тәкъдим итә

Танылган язучы Хәбир Ибраһим үзенең «Ышанма күз яшьләремә» исемле китабы презентациясен җырлап башлады. Язучы Илһам Шакиров репертуарына кергән «Ак калфак» җырын башкарды.

Презентация язучылар, журналистлар һәм китап укучылар катнашында «Китап club» ресторанында бара. Кичәдә чыгышлар арасында язучы баянга кушылып җырлап ала.

«Мин район китапханәсендә китабымның укылып теткәләнеп бетүен күрдем. Шуннан әсәрләремнең укылуын, аларның укучыга кирәклеген аңладым», диде Хабир Ибраhим кичә алдыннан журналистларга. Ул башта үзенең драматург буларак танылып, театрларда әсәрләре куелмый башлагач, прозага тотынуын әйтте.

Кичәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әдәбият галиме Əлфия Мотыйгуллина, халык язучысы Нәбира Гыйматдинова һәм башка каләмдәшләре катнаша.

Ркаил Зәйдулла язучы әсәренең шигъри булуына басым ясады, Хәбир Ибраһимның тормышчан әсәрләр язуын билгеләп узды.

Нәбирә Гыйматдинова Хәбир Ибраһимның һәр әсәрен укып баруын ассызыклады. «Син драматург, прозаик, шагыйрь генә түгел, җырчы да икән», – диде ул.

Хәбир Ибраһимның «Ышанма күз яшьләремә» китабы Татарстан китап нәшриятында 1100 данә тираж белән басылып чыкты.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина