Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Журналистлар берлегендә Марсель Зариповның яңа китабы тәкъдим ителде

Татарстан Журналистлар берлегендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу көне булды. Анда аның «Город особого назначения» дигән китабын презентацияләделәр.

Мәҗлестә Марсель Зариповның хатыны Саяра Зарипова әлеге повестьны ничек бастыруы турында сөйләде.

«Марсель вафат булгач, мин аның әсәрен бастырырга булдым. Китапны озак вакыт бастырмауларын мин кабул итә алмадым. Иремнең өч ел буе ничек тырышып эшләгәнен, мәгьлүмат җыйганын күрдем. Бу – бик зур хезмәт», – диде ул.

Саяра ханым сүзләренчә, ул повестьны бастыруларын сорап, Президентка хат юллаган булган. Шуннан соң эш кузгалган. «Китап бастырылды. Хәзер инде мин канәгать», – диде ул.

Язучы, журналист Марат Әмирханов Марсель Зарипов белән эшләгән вакытларын искә алды.

«Без аның белән бергә эшләдек. Аның кебек журналист татар журналистикасында әлегә юк. Ул русча язды, ләкин аның рухы, аның казанышлары милли иде. Ул беркемне дә тыңламады. Үзе теләгәнчә язды», – диде ул.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев китапның эчтәлеге белән таныштырды.

«Марсель Зариповның әлеге китабы Түбән Кама шәһәре турында. Китапта фәлсәфә дә, публицистика да, икътисад белән төзелешкә кагылышлы темалар да бар», – дип сөйләде ул.

Марсель Зариповны искә алырга шулай ук Татарстанның күренекле журналистлары Мөнир ӘһлиуллинСофия ГарифуллинаУмар БогдаловХәбибрахман ШәфигуллинТР Язучылар берлеге вәкилләре килгән иде.

  • Марсель Зарипов – Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер журналист.
tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина