Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында мәшһүр татар шагыйре Габделҗәббар Кандалыйның тууына 225 ел тулу уңаеннан “Якутлар табыладыр вакыт белән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мәскәүдән шагыйрә һәм прозаик Лилия Агадуллина, ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф, җырчылар Рафис Хөснетдинов, Альбина Кинҗәлиева, Кариев театры артистлары катнашты. Әдәби кичәне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Сценарий авторы – Марат Закир, режиссеры – Азат Зарипов.
Яңа комментарий өстәргә