Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Заһид Мәхмүдинең алынмый калган мактаулы исеменең билгесе гаиләсенә тапшырылды

Күренекле язучы Заһид Мәхмүдигә исән чагында тапшырылып өлгермәгән «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме аның гаиләсенә тапшырылды.

Мактаулы исемнең күкрәк билгесен һәм документларын Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы кысаларында язучының хатыны Рәшидә Мәхмүтова һәм улы Фәнис Камал кабул итеп алды.

«Бүгенге утырышны тантаналы да, моңсу да мәрәсимнән башлыйбыз. Татар әдәбиятында үз урыны булган язучыбыз Заһид Мәхмүдигә Татарстан Президенты Указы белән «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме бирелгән иде», – дип игълан итте Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Ләкин пандемия аркасында бүләкләү өлеше тоткарланып килде – үзе исән чагында бу исем аңа тапшырыла алмады. Бүген шушы исемне аның җәмәгате Рәшидәгә һәм балаларына тапшырырга туры килә. Рухы шат булсын», – дип аңлатты ул.

«Без Заһид Мәхмүди белән 41 ел бергә яшәдек, улыбыз Фәнисне, кызыбыз Зөһрәне тудырып үстердек. Без бик матур яшәдек, бик тырыш булды. Үзе дә эшләде, балаларга да эш урыннары калдырды. Без аны бик юксынабыз. Заһид яхшы нәсел калдырды», – диде Рәшидә Мәхмүтова мактаулы исем билгесен кабул итеп алганда.

«Ул миннән: «Карчык, син минем белән яшәвеңә үкенмисеңме?» «Минем белән яшәп бәхетле булдыңмы?» дип сорады. «Яратып яшәдем, Заһид», дидем. Бу аның соңгы көннәрендә әйткән сүзләре булган икән. Соңгы көнендә дә әти-әнисенең каберләрен чистартып кайтты», – дип искә алды ул ирен.

Заһид Мәхмүдинең улы, тележурналист, нашир һәм эшмәкәр Фәнис Камал әнисе сүзләренә кушылып, язучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева