Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә язучы Ибраһим Сәләховны искә алдылар

Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Сәләхов йорты янында митинг булды. Чара язучының 110 еллыгына багышланган.

Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Акмулла өлкәсе татарлары һәм башкортлары иҗтимагый берләшмәсе инициативасы белән үткәрелде. Анда шәһәр һәм өлкә җәмәгатьчелеге, Казахстан халыклары ассамблеясе, ветераннар оешмалары советы, шулай ук шагыйрьнең туганнары һәм якыннары катнашты.

Шагыйрьне искә алу чарасында ветераннарның шәһәр советы рәисе Шияп Алиев, Дуслык һәм татулык сарае директоры Ярмәк Ногманов, Акмулла өлкәсе татарлары һәм башкортлары иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рафаил Сулькарнаев үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.

Барлык катнашучыларга язучының язмышы һәм иҗаты турында китаплары һәм монографиясе бүләк ителде. Ахырда аның рухына дога кылдылар.

Ибраһим Сәләхов татар әдәбияты үсешенә зур өлеш кертте һәм бай әдәби мирас калдырды. «Колыма хикәяләре» романы басылып чыкканчы ук, 1965 елда аның «Күкчәтау далаларында» романы дөнья күрә. Шул ук елларда ул үзенең икенче зур әсәрен — өч өлештән торган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» тарихи романын чыгара

Аның әсәрләре үзенең тел-стиль үзенчәлекләре белән кызыклы. Аларда даланың матурлыгы, казах халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре бик тәфсилләп тасвирлана. Казах җырлары һәм риваятьләре язучының шәхси стилен билгели һәм әсәргә аерым яңгыраш бирә.

Язучы казах һәм татар халыклары арасында күптәнге дустанә элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән. Күкчәтау шәһәренең бер урамы аның исеме белән аталган, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр