Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачак

2022 елның 12 мартында Бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан күренекле язучының юбилеена багышланган төрле чаралар планлаштырыла.

  • 10 мартта Г.Тукай исемендәге әдәби музейда яшь тәнкыйтьчеләр катнашында «Татар шагыйрьләре» дигән темага түгәрәк өстәл һәм дискуссия узачак.
  • 11 март көнне “Әкият” театрында язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда булган коточкыч ачлык турында язылган  әсәре буенча “Адәмнәр” спектакле күрсәтеләчәк.
  • 12 мартта ТР Язучылар берлеге катнашында бөек язучының Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә (Восстание ур., 48) урнашкан бюстына чәчәкләр салу планлаштырыла.
  • 11-27 март көннәрендә “Республика балалар китапханәсе”ндә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Язучыга багышланган күргәзмәләрне Татарстан Республикасының илледән артык муниципаль китапханәсендә оештырырга ниятлиләр. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә Г. Ибраһимов истәлегенә багышланган әдәби сәгатьләр үткәрелү дә күздә тотыла.
  • 11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган яшь галимнәрнең “Галимҗан Ибраһимов, язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
  • 11-31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе” (“Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, дәүләт эшлеклесе”) дигән китаплар күргәзмәсе оештырылачак.
  • 23 март көнне 16.00 сәгатьтә Әдәби салон кысаларында татар китабы йортында күренекле язучыга багышланган “Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты” дип исемләнгән искә алу кичәсе була.
  • 28 март көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
  • Шулай ук Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шушы темага багышланган конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.

Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы сайты


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина