Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме хәзрәтнең (далее…)

Язучылар Марат Кәбиров яза башлаган «Шамил» романы турында фикер алыштылар

Марат Кәбиров үзенең Шамил Усмановка багышланган «Комдив мәхәббәте» повесте нигезендә (далее…)

Азнакайда “Әдәби офыклар” китабы тәкъдим ителде

Азнакай районы үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан “Татнефть” Хәйрия (далее…)

Төрлесеннән

Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез»

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. (далее…)

Ркаил Зәйдулла: «Җыелыш тату шартларда барыр, дигән ышанычым бик зур…»

Татарстан Язучылар берлеге бинасына, ремонттан соң, язучылар беренче тапкыр Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышка җыелды. Җыелыш Берлек эшчәнлеген тулысынча колачлау максатын куймаган иде, чөнки Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре үз йомгаклау җыелышларын аерым уздырган икән. Әмма Казанда узган җыелышта яңгыраган докладларда язучыларны географик яктан бүлеп карамадылар, анысы әйбәт.

(далее…)

Атнабайның энесе Мәгъдән Атнабаев татар язучыларыннан гафу үтенә: «Миңа уңайсыз булды»

Әнгам Атнабаевның 91 яшьлек бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев Югары Тәтешледә абыйсына һәйкәл ачылышында халык алдында уңайсыз хәлдә калган. Ул Башкортстан түрәләре өчен татар язучыларыннан гафу үтенә. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан? «Интертат» материалында.

(далее…)

Атнабайга һәйкәл ачылу, яки Татар шагыйреннән башкорт ясау мизгелләре

Әнгам Атнабаевның якташлары – Тәтешле районы җәмәгатьчелеге чакыруы буенча, Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасына Казаннан язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килде. Делегация составында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

(далее…)

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.

Кичә Дәрдемәндкә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 гимназия укучылары Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштерде. Быел конкурска 200гә якын видео килде. 400дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортстан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. (далее…)

Тәлгат Галиуллинның ун томнан торган «Әсәрләр» җыентыгы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллинның ун томлык “Әсәрләр” җыентыгы басылып чыкты. Олуг язучының роман, повесть, бәяннары, тәнкыйть мәкаләләре тупланган томлыкларның төзүчесе шагыйрә, публицист, тәнкыйтьче Фәүзия Солтан.

Самара өлкәсе Кошки районы Иске Фейзуллово (Иске Җүрәй) авылы турында китап басылды

Самара шәһәрендә җурналист, төбәкче Фәрид Ширияздановның рус hәм татар телләредә язылган “Подвиг- длинною в жизнь. Село Старое Фейзуллово. Время, события, люди” исемле яңа китабы басылып чыкты.

Китап танылган шагыйрь һәм рәссам Гакил Сагиров яшәгән һәм иҗат иткән Иске Фәйзулла авылы тарихы һәм кешеләре турында язылган. Ул фаҗигалы язмышны җиңеп, тиңдәшсез тормыш батырлыгы күрсәткән якташыбызның тууына 85 ел тулуга багышланган. Бу китап Татарстаннан читтә төпләнгән татар авыллары тарихын, анда яшәгән халыкның гореф – гадәтләрен, телен саклау максаты куеп эшләнгән. Ул илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр турындагы һәм үткәндәге башка якты истәлекләрне хәтердә яңартып, аларны киләчәк буыннарга да җиткерү өчен дә кыйммәтле язма чыганак булачак.

Монда узгандагы хәлләрне белеп, бүгенге белән чагыштыру һәм киләчәк турында дөрес фикер йөртү өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Андагы хәбәрләр архив материалларына, олы буын кешеләрнең истәлекләренә һәм элгәредән сакланган язмаларга нигезләп тупланган..

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева