24 нче апрельдә Азнакайда шагыйрь, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты (далее…)
19 апрельдә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә өлкә татар язучыларының (далее…)
Күп татар язучысы үзләренең хезмәт юлын башлаган «Яшь ленинчы» газетасының юбилее уңаеннан Язучылар берлегендә (далее…)
24 апрельдә Казан кооператив институтында V «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды. (далее…)
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. (далее…)
Татарстан Язучылар берлеге бинасына, ремонттан соң, язучылар беренче тапкыр Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышка җыелды. Җыелыш Берлек эшчәнлеген тулысынча колачлау максатын куймаган иде, чөнки Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре үз йомгаклау җыелышларын аерым уздырган икән. Әмма Казанда узган җыелышта яңгыраган докладларда язучыларны географик яктан бүлеп карамадылар, анысы әйбәт.
Әнгам Атнабаевның 91 яшьлек бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев Югары Тәтешледә абыйсына һәйкәл ачылышында халык алдында уңайсыз хәлдә калган. Ул Башкортстан түрәләре өчен татар язучыларыннан гафу үтенә. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан? «Интертат» материалында.
Әнгам Атнабаевның якташлары – Тәтешле районы җәмәгатьчелеге чакыруы буенча, Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасына Казаннан язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килде. Делегация составында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.
Кичә Дәрдемәндкә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 гимназия укучылары Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштерде. Быел конкурска 200гә якын видео килде. 400дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортстан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. (далее…)
Татарстан китап нәшриятында язучы, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллинның ун томлык “Әсәрләр” җыентыгы басылып чыкты. Олуг язучының роман, повесть, бәяннары, тәнкыйть мәкаләләре тупланган томлыкларның төзүчесе шагыйрә, публицист, тәнкыйтьче Фәүзия Солтан.